Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:23

Казандагы американнар ничек тавыш бирә?


Мәскәүдәге халыкара курчак салонында Дональд Трамп һәм Һиллари Клинтон курчаклары

Мәскәүдәге халыкара курчак салонында Дональд Трамп һәм Һиллари Клинтон курчаклары

Америкада сайлауалды марафоны тәмамланып килә. Казанда яшәүче американнар инде тавыш биргән һәм нәтиҗәләр көтә. Алар кем сайланса да, шуны хөрмәт итеп яшәргә риза.

Русиянең үзендә узган сайлаулар халыкта шик уяткан, гаделлеккә ышанычын киметкән мәлдә яшибез. Аның каравы, күпләр АКШ сайлауларын кызыксынып күзәтте. Халык үз фикерен белдерергә ашыкты. Шулай ук АКШта яши башлаган элеке русияләр дә шактый ачык итеп фикер белдерә. Бер уйласаң, АКШта яшәүче татарларның бөтенесе дә тавыш бирү хокукына ия дә түгел. Президент сайлавында катнашу өчен Кушма Штатларның ватандашы булырга кирәк. Шулай да, бөтенесе диярлек хәзерге сәяси вазгыятькә карата билгеле бер фикердә тора яки үз намзәтен (кандидатын) ачыктан-ачык белдерә.

Татарстанда яшәүче АКШ ватандашыннан океан артындагы сайлауларның ничек оештырылуы белән дә кызыксындык. Билгеле булганча, сайлаулар ирекле булса да һәр кеше тавышы аерым хисапка керми икән. 8 ноябрь американнар сайлауга бара, тик алар президентларын турыдан-туры сайламый.

Американлы Келли Алумс Казанда инглиз теле укыта. Узган ел хосусый дәресләрдә татар телен дә өйрәнгән. Быел да Казан университетындагы татар телен өйрәнү курсларына йөри. Шунда танышкан идек.

Келли, хәлләр ничек? Туган ил сагындырамы?

– Казанда миңа ошый. Әти-әниләремне сагынам, әлбәттә. Тик монда да дусларым бар, Казанда миңа бик уңай.

Сезне казаннар зур урамнардан самокат белән йөрүче кыз буларак истә калдырды. Инде кыш җитте. Хәзер ничек хәрәкәт итәсез?

– Җылы вакытта самокатта йөргәләдем. Кешеләр моны күреп елмая иде. Шулай ук, ашыгыч булса, такси чакырта алам. Ә күп вакытта җәмәгать транспортында йөрим. Монда метро яхшы. Автобуслар һәм трамвай да яхшы йөри.

Казандагы инглиз теле укытучысы Келли Алумс АКШ сайлауларында алдан тавыш биргән

Казандагы инглиз теле укытучысы Келли Алумс АКШ сайлауларында алдан тавыш биргән

– Казан халкы АКШ сайлауларын ниндидер тамаша итеп күзәтә. Кайчан тәмаланыр инде дип...

– АКШта президент сайлау вакыты ноябрь аеның беренче дүшәмбесеннән соң килгән сишәмбедә уза. Быел бу көн 8 ноябрь көненә туры килде. Бюллетеньнәрне тәфсилләп, җентекләп саныйлар, аннары кабат тикшерәләр. Русиядә 9 ноябрь көнне җиңүче билгеле булыр инде. Көндәшлек ныгырак булган саен санау озаккарак сузыла.

– Сайлауда катнашасызмы?

– Әйе. Әлбәттә!

– Ничек итеп? Монда тартмалар юк бит.

– Мин алдан тавыш биреп куйдым. Үз штатымнан бик еракта булганга читтән торып сайлауда катнашу өчен бюллетень сорарга туры килде. Сайлау бюллетенен соратыр өчен интернеттан махсус кәгазь күчереп алдым. Аны тутырдым, аннары туган шәһәремә почта аша җибәрдем. Бу төрле штатларда төрлечә эшләнә.

Кайбер штатларда интернет аша теркәлеп веб-сәхифә аша гына да сайлау бюллетенен алырга була. Ә минем штатта бюллетеньгә гариза почта аша юллана. Берничә атнадан соң, интернеттагы әрҗәмә җавап алдым. Анда тавыш бирү өчен инструкцияләр язылган иде. Мин интернет аша килгән бюллетеньне бастырып, тавыш биреп һәм хатка салып аны почта аша җибәрә дә алыр идем. Әмма бу очракта миңа онлайн тавыш бирү хокукы бирелде. Мин 15 минутта сайлауны тәмамладым.

– Казанда башкалар ничек сайлый?

– Дусларым башка штатлардан килгән, аларның кагыйдәләре башка төрле. Аларның интернет аша тавыш бирү хокукы юк. Алар бюллетеньнәрне бастырып тавыш бирделәр дә, аны почта аша хат итеп юлладылар. Башка юллар да бар. Яңа гына Мәскәүдә булып кайттым. Андагы илчелектә сайлау әрҗәсен күрдем. Йозаклы тартма. Мәскәүдә дә сайлаучыларны көттеләр. Ә мин Казанда тавыш бирдем, ура!

– Келли, АКШ сайлауларында катнашып торырга бик кирәк идеме? Мәшәкатьләнеп тормасагыз ни була? Сайламыйча да булдыра алыр идегез…

– Әйе, мәшәкатьләре булды. Мин тавыш бирү процессын ике ай элек үк башладым. Безне мәктәптә сәяси җаваплылыкка өйрәттеләр. "Тавыш бирмичә калсагыз, шикаять итү хокукыгыз да булмаячак", дип аңлаттылар.

– Сезнең әти-әниләрегез, туганнарыгыз ничек итеп сайлауда катнаша?

– Башта теркәләсе. Аннары аларга тавыш бирү урыннары һәм вакыты турында хәбәр итәләр. Тавыш бирү урыннары гадәттә мәктәпләрдә яки башка урыннарда урнаша. Әти-әниләрем сайлау көнне шул әрҗәле урынга барып киләчәк. Кайбер кешеләр алдан тавыш биреп куя, алар басып торып тавыш бирергә теләми.

– Сезнең сайлаулар сәер. Аларның ысулларын аңларга авыр…

– Миңа да аңлатырга авыр шул. Сайлау системасы шактый катлаулы, президент сайлаулары дүрт елга бер уза. Шул ук вакытта штатларда башка төрле сайлаулар да уза: кайдадыр сенатор, кайдадыр конгрессмен сайлана, ә кемдер җирле шерифны сайлый. Минем штатым Алабамада быел президент өчен дә, сенатор, конгресстагы вәкил һәм берничә мәхкәмә хакиме өчен дә тавыш бирделәр. Шулай ук җирле референдумда да тавыш бирдем.

– Барысына да берьюлымыни?

– Әйе, берьюлы. Бер бюллетень аша.

– Барыбер президентка Сез биргән тавыш турыдан-туры саналмый кебек…

– Шулай! Сайлаучылар коллегиясе тавышлары гына санала.

АКШта президент ничек сайлана? (аңлатма видео)

– Менә шуны аңлатыгыз әле, нәрсә ул? 2000 елда Буш белән Гор катнашкан сайлауларда бу нисбәттән шактый шау-шу булды. Ул вакытта кешеләр Гор өчен күбрәк тавыш бирде, тик сайлауда Буш җиңеп чыкты…

– Сайлаулар бездә турыдан-туры түгел, ә сайлаучылар коллегиясе җиңүчене хәл итә. Минем Алабама штатында коллегиягә тугыз тавыш бирелгән. Әгәр дә гадәти сайлаучылар кемнедер күбрәк якласа, барлык тугыз сайлаучы да аңа тавыш бирергә тиеш булачак. Шулай итеп, күпчелек кеше Трампны сайласа, коллегия аңа тугыз тавыш куя. Яки Клинтон җиңсә, барлык тавышлар да аңа китә. Безнең штатта күпчелек фикере өстенлек ителә.

Кайбер штатларда, халык саны күп булса, коллегиядә егерме, утыз, хәтта илле тавыш та була һәм барысын да үз штатларындагы бер тансык кандидатка биреп куялар. Шулай итеп, штатлар барысы бергә ил буйлап биш йөздән артык тавыш бирәләр. Яңа президент 270 яки аннан артык тавыш тупларга тиеш булачак. Безнең Алабамадагы кебек үк, башка штатларның да күпчелеге, кешеләре биргән тавышларның күпчелегенә нигезләнеп, бар тавышларны туплап бер намзәткә җибәрә. Шуңа күрә сайлаучылар тавышын күп итеп туплап та, коллегиядәге вәкилләр тавышын җитәрлек санда туплый алмаган намзәт президент була алмый. Тик мондый хәлләр бик сирәк очрый.

– Сезнең намзәт президент булып сайлана алыр микән?

– Юк, мин үз нәмзатым сайланыр, дип ышанып әйтә алмыйм.

– Сездә кемгә тавыш биргәнне ачык итеп әйтәләрме? Әйтик Трамп өченме, әллә Клинтон өченме дип сорарга ярыймы?

– Юк, кешеләрнең кем өчен тавыш бирүләрен сорау, бу аларның шәхси эшенә тыкшыну дип бәяләнә. Бүлмәдәш кызым да, хәтта әти-әниләрем дә миннән кем өчен тавыш бирдең дип сорамады. Мин дә сорамыйм. Тик кайбер дусларымның республикан йә демократик фиркадән булуын төшенә алам. АКШта шушы ике төп партия бар. Намзәтләр дә шул ике партиядән. Мин дусларымның кыйммәтләрен, фикерләрен якынча чамалыйм, тик кемне сайлауларын төгәл белә алмыйм. Шулай да Фейсбукта үз фикерен ачыктан-ачык белдерүчеләр бар. Тулаем алганда сәясәт һәм сайлауларда кемнедер яклау, ул четерекле темалар.

– Сез тавыш биргән намзәт җиңелсә, сайлау нәтиҗәләрен кабул итәрсез микән? Еларсызмы?

– Юк, үз намзәтем җиңмәсә, мин күз яшьләрен түкмәячәкмен. 8 ноябрьдә ни килеп чыкса да, мин ватандашларымның сайлау нәтиҗәләрен хөрмәт белән кабул итеп алачакмын. Бар нәрсә Җәнәбел Хак боерыгы һәм аның күзәтүе астында уза.

Мин яңа президентның хәерле эшләре, җитәкчеләрнең исәнлеге өчен дога кылачакмын. Яхшы ватандаш булыр өчен барысын да эшләрмен. Ә тормышымның максаты – Мәсих артыннан бару.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG