АКШ финанслар министрлыгы Русия аннексияләгән Кырымда Русия Думасына сайланган алты депутатка карата чикләүләр кертте. Алар Украинада демократик процессларны һәм институтларны какшатуга, ил суверенитетына, иминлегенә һәм бербөтенлегенә каршы юнәлтелгән эшчәнлектә катнашкан дип белдерелә.
Министрлыкның матбугат релизында АКШ Кырымда узган Дума сайлауларын танымый дип ассызыклана. Константин Бахарев, Андрей Козенко, Светлана Савченко, Руслан Бальбек, Павел Шперов һәм Дмитрий Беликның АКШ юрисдикциясендә булган барлык активлары туңдырыла, американнарга алар белән нинди дә булса операцияләр үткәрү тыела.
Узган атнада шушы ук депутатлар Европа берлегенең чикләүләр исемлегенә кертелгән иде.
Русия Кырымны 2014 елның мартында Русия тарафлы җитәкчелек уздырган референдумнан соң аннексияләде. Украина һәм халыкара җәмәгатьчелек тавыш бирү нәтиҗәләрен танымый.