Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаага мәхкәмәсе Кырым аннексиясен кораллы низагка тиңләде


Прокурор Фату Бенсуда
Прокурор Фату Бенсуда

Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Кырымдагы хәлләр турында ясаган беренчел хисабында ярымутрауны аннексияләүне Русия һәм Украина арасындагы кораллы низагка тиңли. Документ мәхкәмәнең сайтында урнаштырылган.

Прокурор Фату Бенсуда әлеге халыкара низаг 2014 елның февраль ахырында, ярымутрау җирлегенә Киев белән килештермичә Русия гаскәре кергәч башлана ди.

Кырымда Русиягә керү турында референдум дип аталган процесстан соң каршылык дәвам итә, дип билгели Бенсуда. Хәзерге вакытта ярумутраудагы хәлләр “дәвамлы оккупация”гә тиң дигән карарга килгән прокурор.

Документта язылуынча, Кырымда хакимиятне үз кулларына алу вакытында һәм аннан соң да Русия берничә җинаять кыла. Алар арасында кырымтатарларны эзәрлекләү, канунсыз тоткарлаулар саналып китә.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе Кырымдагы хәлләрне Украина тарафыннан 2014 елның 7 апрелендә һәм 2015 елның 8 сентябрендә җибәргән ике мөрәҗәгатеннән соң тикшерә башлады. Бенсуда тикшерүнең әле дәвам итәчәген белдерә.

БМОга кергән күпчелек илләр Кырым референдумын һәм аның нәтиҗәләрен танымый. Ярымутрауның аннексиясе өчен Кремльгә карата санкцияләр кертелде. Үз чиратында алар Русия икътисадына да тәэсир итте.

XS
SM
MD
LG