Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

"Мәхәббәт белән генә дөньяга чыгып булмый, милләт язмышын күтәрү кирәк"


17 ноябрь Казанның Камал театрында яшь иҗатчылар өчен “Калеб. Яңа дулкын” дигән шигъри бәйге узды. 17 кешенең уны финалга үтте. Җюри әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова белән алып баручы Рүзәл Әхмәдиевнең төртмәле фикерләре яңа форматта узган киеренке бәйгегә җанлылык өстәде. Яшьләр өлкәннәрдән иҗатка фатиха алды.

Камал театрының кече сәхнәсендә “Калеб” яңа буын җыены кысаларында “Яңа дулкын” исемле яшь иҗатчыларның шигъри бәйгесендә 17 яшь шагыйрь беренче сайлап алу турында көч сынашты. Бәйгедә иҗатчыларның шигырьләренә Камал театр артистлары укылышында видеоязмалар әзерләнгән иде, алар экраннан күрсәтелеп барды. Яңа буын, 18-20 яшьлек каләм ияләре үзләренең шигырьләре белән алты кешелек жюри алдында чыгыш ясады. Яшьләрне әдәбият белгече, язучы һәм шагыйрь Галимҗан Гыйлманов, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, рәссам Булат Гыйлванов, композитор Элмир Низамов һәм яшь режиссер, видеограф Илшат Рәхимбай хөкем итте. Кимендә икесе катнашучыга “юк” дип әйтә икән, ул киләсе турга үтмәде.

Жюри әгъзалары

Жюри әгъзалары



Бәйгене автор-башкаручы, шоумен, үзе дә шагыйрь Рүзәл Әхмәдиев алып барды. Аны кайбер тамашачылар, “татарның Урганты”, дип тә әйтте. Аның аеруча җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән төртмәле аралашулары тамашачыны елмаерга мәҗбүр итте. Рүзәл озын, киеренке бәйгегә шаян сүзләре белән җиңеллек өстәде. Чөнки хөкемдарлар яшь шагыйрьләргә бик таләпчән, урыны белән кырыс та иделәр. Галимҗан Гыйлманов һәм Илсөяр Ихсанова тәҗрибәле шагыйрьләр һәм әдәбият белгечләре буларак шигырьнең тулылыгына, төгәллегенә һәм төзелешенә игътибар бирсәләр, Фәүзия Бәйрәмова исә тематикага игътибар итте. Ул милләт, татар халкы турында шигырьләрнең аз булуына кәефсезләнде.

Элмир Низамов, Фәүзия Бәйрәмова

Элмир Низамов, Фәүзия Бәйрәмова



“Мәхәббәт белән генә дөньяга чыгып булмый, милләт язмышын күтәрергә кирәк”, дип ачы тәнкыйть тә яудырды. Шул рәвешле күп катнашучыларга “юк” диде. Ә яшь сәнгатьчеләр Элмир Низамов, Булат Гыйлманов һәм Илшат Рәхимбай исә яшьләрне, киресенчә, көч биреп рухландырырга тырыштылар, күп шагыйрьләргә “әйе” диделәр.

Катнашучыларның күплеге генә түгел, ә зал тулы тамашачылар да “Калеб. Яңа дулкын” чарасының уңышлы үтүен күрсәтте. Фәүзия апа Бәйрәмова әйткәнчә: “Эт тә урамга чыкмый торган көнне яшьләрнең монда килүе, ул инде безнең татар милләтенең барлыгын, аның юкка чыкмавын күрсәтә”.

Катнашучылар

Катнашучылар



Катнашучылар күп булса да, залның аерым үз яраткан иҗатчылары булды, алар көчле алкышларга күмелде. Бигрәк тә Элнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррахова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәләховалар аерым игътибарга лаек булды. Аларның кешелек, татарлар кебек фәлсәфи темаларга багышланган шигырьләре тамашачылар гына түгел, ә хөкемдарларның да зур бәясенә ия булды. Жюри әгъзалары барысы бергә бер тавыштан “Әйе!” диделәр. Ахырдан теләк-фикерләрен җиткерделәр.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе:

“Татар яшьләре шигырь язып, шигырь укырга җыелганнар икән, димәк, милләт бар, милләт яши! Менә бүгенге көнгә аларның иң зур савабы шушы булды! Милләт дигән бөек әйбер бар. Әгәр милләт турында шигырьләр белән без халыкны уята алмыйбыз икән, милләткә өлеш кертмибез икән, дөньяда безне танымаячаклар! Без дөньяда бары тик “татар” дигән йөз белән, татар милләтен генә күтәреп чыга алабыз! Бу очрашудан мин бик канәгать калдым”

Гүзәл Сәгыйтова, “Калеб” проекты җитәкчесе:

“Без инде күптән, бер өч ел элек яңа яшь шагыйрьләрне җыярга дип сөйләшкән идек, ләкин шушы кичәгә тиз генә килә алмадык. Быел Булат Ибраһим: “Элек безнең “Яңа дулкын”нар бар иде, хәтерлисезме”, дип чыкты һәм без “Яңа дулкын” быел да булырга тиеш дидек. Кемнәр алар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннардан кала кемнәр бар безнең татар әдәбиятында дигән сорау белән борчылдык һәм менә җавап та таптык. “Яңа дулкын”ны игълан иткәч 25 кеше җыелды. Әлбәттә, бу чара театральләшкән тамаша буларак үтә иде. Ә 25 кеше сәхнәдә булса бу бит качкыннар күренеше, “Зәңгәр шәл” булачак дидем, чөнки 25 кешенең шигърияте төрле-төрле. Шуңа да 17сен үзебез сайлап, аларны жюри алдына чыгардык.”

Без “Калеб”нең шигъри бәйгесендә катнашкан егет-кызлардан да “Яңа дулкын”га килеп керүләре, иҗатлары турында сораштык.

Алия Әбрәрова, ​КФУның икенче курс студенты (бәйгедә төшеп калды):

“Проект турында күптән ишеткәнем бар иде. Вконтакте челтәрендәге “Калеб” төркеменә кереп, әлеге чарадан фотоларны карап барганда кайчан да булса үзем дә әлеге кичәдә катнашырмын дигән өмет күңелемдә ятты. “Яңа дулкын” - яшь шагыйрьләргә үсәр өчен бер әдәби баскыч. Татар милләтенең киләчәге. Минем стиль бераз ванильныйрак, күбесенчә мәхәббәт турында. Шигьрият синең өчен нәрсә дип сорагач, минем хәтергә Мөдәрис Әгьләмның менә бу юллары искә төшә:

"Кан жибәргәч жиңел була, энем",-
Табиб шулай диеп акыл сата.
Мин, ышанып, кан тамырын кистем,
Исем китте...-
Шигырь агып ята".

Әлеге юллар миңа мотивация бирә.”

Азат Миргаязов

Азат Миргаязов

Азат Миргаязов, ​Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты (финалга үтте):

“Калеб искиткеч мөһим ике миссия башкара. Беренчесе яшь иҗатчыларны җәмәгатьчелек белән таныштыру, сәхнәгә чыгару булса, икенчесе - халыкка яңа табадан төшкән иҗат жимешләрен тәкъдим итү. Татар милләте өчен исә рухи азык алу станциясе кебек. Бәлки пристань. Халыкның әдәбияты, сәнгате - аның киеме кебек. Никадәр баерак булса, шулкадәр зәвыклы була. “Калеб” нәкъ менә халкыбызга сыйфатлы, матур кием тегә дә инде. Минем үземнең төрле стильдәге шигырьләрем бар. Язылмыйча, куңелдә генә калган шигырьләрем дә бихисап. Үземә ошамаса кәгазьгә төшереп тормыйм. Мәҗбүри утырып, узеңне мәҗбүр итеп шигырь язуны аңламыйм. Алар миндә үзләре әкрен генә туалар. Башта идея, аннары эчтәлек, бераздан шул эчтәлек рифмаларга салына, строфалар барлыкка килә, соңыннан гына кәгазьгә төшә. Шигырьләрдә кабатланмас образлар булуын яратам, тапталмаган чагыштырулар, яңа караш. Һәр шигыремнең үз фәлсәфәсе бар. Аларда матур күңеллелеккә, гадилеккә, кешелеклелеккә, гаделлеккә чакыру тоелырга мөмкин.”

Гөлүсә Шиһапова, Казан федераль университетының икенче курс магистры (финалга үтте):

“Яңа дулкын” проекты турында “Калеб” белән очрашудан белдем. Безне чакырып бәйге була диделәр һәм без аның белән кызыксындык. Минем өчен “Калеб” – иҗат мәйданы, яңа сулыш, яңа дәрт алып килә торган яшьләр җиһаны. Татар милләте өчен әлеге проектның әһәмияте бик зур. Чөнки ул яшь иҗатчыларны барлый, аларны яңалыклар белән таныштырып бара, бәлки яңа тенденцияләр кертеп җибәрә, шуңа да "Калеб"кә килү, безнең үзебез өчен дә яңа тәҗрибә, яңа сулыш алып килер дип уйлыйм. Минем үземнең аерым бер тематикам бар дип әйтә алмыйм, ләкин күбрәк мәхәббәт турында язам. Үз шигырьләрем белән тормышны яратырга кирәклеген, иң беренче чиратта үзеңне яратырга дигән фикер җиткерәм. Әгәр дә без тормышта матур уйласак, матур ачык төсләр күрсәк, тормышыбыз да матур булыр иде.”

Күмәк фото

Күмәк фото

Нәтиҗәдә, 2017 елның гыйнварында булачак икенче турга ун иҗатчы үтте. Алар Элнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Эльвира Рәфыйкова, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррәхова, Гөлзия Гаффурова, Гөлназ Газизова, Гүзәл Закирова. Алсу Сәләхова. Алар, шулай ук “Калеб” белән берлектә театральләштерелгән тамаша куячаклар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG