Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Юк-бар" проекты: "Яшьләргә шаян видеолар аша татар дөньясын күрсәтәбез"


"Юк-бар" проекты кызлары (уңнан) Гөлфия Гөбәйдуллина, Айгөл Димөхәммәттова, Камал артисты Ришат Әхмәдуллин белән
"Юк-бар" проекты кызлары (уңнан) Гөлфия Гөбәйдуллина, Айгөл Димөхәммәттова, Камал артисты Ришат Әхмәдуллин белән

Ноябрь башында татар яшьләре өчен социаль челтәрләрдә “Юк-бар” проекты барлыкка килде. Бу көннәрдә Камал артистлары, эстрада башкаручылары белән “Әллә нәрсә ди шунда” дигән берничә кызыклы видеолары чыкты. Без “Юк-бар” вәкилләренең берсе Гөлфия Гобәйдуллина белән яңа проект турында әңгәмә кордык.

Бу көннәрдә Вконтакте, YouTube аша актив таралучы "Юк-бар" проектын Шаяннар һәм тапкырлар Клубы (ШТК) егет-кызлары оештыра икән. Аларны табу кыен булмады, һәрберсе проектның Вконтактедагы төркемендә (https://vk.com/yukbar) бар. Җитәкчеләре дип Булат Габделвәлиев билгеләнгән. Безнең сорауларга “Юк-бар”ның бер вәкиле, социаль челтәрләрдә проектның битләрен алып баручы Гөлфия Гобәйдуллина җавап бирде. Аралашу барышында егет-кызларның үзара дуслар, һәркайсы проектта тигез булулары, бары тәртип, үсеш булсын өчен һәркайсына аерым җаваплылык билгеләп чыкканнары ачыкланды.

"Юк-бар" проекты кызлары: (сулдан) Гөлфия Гөбәйдуллина һәм Айгөл Димөхәммәтова
"Юк-бар" проекты кызлары: (сулдан) Гөлфия Гөбәйдуллина һәм Айгөл Димөхәммәтова

– Гөлфия, "Юк-бар" проектын башлап җибәрергә нәрсә этәргеч бирде? Гомумән бу кемнең идеясе иде?

– “Карале, без дә булдыра торган эш бит бу", дигән фикер проектка этәргеч булды. Татар телендә булган һәм татар мохитен сурәтләгән видеоконтент ясау турында инде күптән уйлап йөри идек. Менә бер көн җыелып, киңәшләшеп, әлеге эшне башлап җибәрергә булдык.

"Яңа гасыр" каналын яшьләр карамый, ул күбрәк өлкәннәр өчен эшли. Татарстаннан тыш андый контент туа алмый дип уйлыйбыз. Без татар телен юмор аша үстерергә уйладык.

Проектның беренче видеосы:

– Бу проект белән даими шөгыльләнүчеләр бармы? Кемнәр ул – студентлармы?

– Әлеге проект белән шөгыльләнүчеләр – гади студентлар. Төрле уку йортларыннан. Безне Шаяннар һәм тапкырлар клубы берләштерде. Һәрбер кешенең үз вазифасы бар, үз роле. Даими очрашып, эшебезнең нәтиҗәләре белән бүлешәбез, фикер алышабыз.

– Сез үзегезне яшьләр өчен татарча милли проектлар арасында уникаль дип саныйсызмы? Татар егет-кызларына “Юк-бар” нәрсә бирәчәк?

Әлбәттә, һәрбер яңа проект үзен уникаль дип саный. Безнең үзенчәлегебезне тамашачы үзе сизеп алачак. Әлегә артык мактанып тормыйбыз.

Проектның әһәмияте шунда – яшьләр татар мохите, татар шәхесләре, ватаныбызда булган кызык чаралар, вакыйгалар белән неформаль рәвештә таныша ала. Кешене, "Татар икән, телеңне бел!" дип үгетләп тормыйлар. Ул үзе аңлап, бу фикергә килергә тиеш.

– Язмалар өчен сорауларны кем уйлый? Ул күмәк эш җимешеме?

Видео өчен сораулар уйлау – күмәк эш. Һәрберебез төрле, һәрберебезнең берүк әйбергә төрле күзаллау. Шулай, бергә киңәшләшеп, уйлашып сорауларыбыз туа.

– Ни өчен проектның исеме нәкъ менә “Юк-бар”? Юк-бар белән шөгыльләнеп йөрмәгез, дип әйтмәсләрме акчалы эш артыннан куучы яшьләр, өлкәннәр?

Әйтеп кителгәнчә, проектның максаты – яшь буынга ниндидер үгет-нәсыйхәт бирү түгел. Без – татар мохитендә кайнаучы яшьләргә кәеф күтәрә торган видеолар аша татарлар дөньясының никадәр киң, никадәр күпкырлы һәм кызык булуын гына күрсәтергә телибез. Без – арадашчы, без – "юк", без – бәйли торган деталь сыман. Ләкин шул ук вакытта без – "бар" һәм безнең турында белергә тиешләр.

– Татар проекты буларак берәр конкурста, грантларда катнашканыгыз юкмы әле? Үзегезне-үзегез үстерергә мөмкинлекләрегез җитәме яки иганәчегез бармы?

Кызганычка каршы, әле конкурсларда, грантларда катнашырга өлгермәдек. Иганәчеләребез дә әлегә юк. Үзебезне-үзебез үстерәбез.

– Проектны ачуга нинди проблемнарга юлыктыгыз? Утырып эшләр җирегез, штабыгыз бармы?

Әлегә төп проблема – ресурслар җитмәү (эшләүче кешеләр, махсус җиһазлар). Әлеге мәсьәләне чишәргә тырышабыз, чөнки без үзебезне сыйфатлы контент чыгарырга тиешле команда дип саныйбыз. Төгәл җыела торган урыныбыз юк. Партнерларыбыз, Аллага шөкер, ярдәм итеп тора. "Хогвартс" мәгариф үзәге җыелышып сөйләшергә, ә "Татар утары” күңел ачу үзәге төшерү өчен урын бирә.

Проектның икенче видеосы:

– Эшләү вакытында бирелгән сорауларга ачуланучылар, кыен хәлдә калучылар булдымы әле? Мондый очракта ничек эш итәсез?

Беренче тапшыруларыбызда Камал театрының яшь, танылып килүче артистлары катнашты. Алар белән эшләү җиңел булды, юмор хисләре көчле иде. Үзебез дә ШТК егет-кызлары буларак югалып кала торганнардан түгелбез.

– Үзегезне таныту яки аралашу йөзеннән сез мәктәпләргә, яшьләр җыеннарына йөрергә теләгегез бармы?

Яшьләр җыеннарында катнашырга тырышабыз. Без барыбыз да Шаяннар һәм тапкырлар клубында эшләдек, шуңа күрә актив татар балалары безне әзме-күпме белә.

– Киләчәктә проектта үзгәрешләр көтеләме? Ничек бар, шул форматны саклыйсызмы?

– Әлбәттә, үзгәрешләр, үсеш булырга тиеш. Шуңа да бездән яңалыклар һәм кызыклы контент көтегез.

XS
SM
MD
LG