Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

Русиядә мөселманнар өчен дини телевизион канал булдыру нияте инде күптән туса да, төрле проблемнарга терәлүе аркасында һаман сүз дәрәҗәсендә генә кала.

Проблемның иң катлаулысы әлбәттә финанс ягына бәйле. Икенчедән, контент мәсьәләсе дә бар, тәүлек буена дини каналны нинди тапшырулар белән тутырып бетерергә? Ул канал региональ буларакмы әллә федераль канал рәвешендәме эшләр тиеш? Чагыштырып карасак, православларның Русиядә өч телевизион каналы бар: "Союз", "Спас" һәм "Радость моя". Соңгысы хәтта балалар, бөтен гаилә белән карау өчен.

Федераль канал рәвешендә тәүлек буена илнең сигез төбәгендә: Башкортстан, Татарстан, Дагыстан, Чечня, Адыгея, Ингушетия, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Чәркәстә тапшырулар планлаштырылган булган

2012 елның 19 августында Русиядә мөселманнар өчен беренче телевидение каналы ачыла дигән мәгълүмат мөселманнарның игътибарын җәлеп итте. "Әл РТВ" каналы ислам темасына тапшырулар, дини мәгърифәтчелек, мөселман дөньясындагы вакыйгаларны яктыртуга юнәлгән канал булып, федераль канал рәвешендә тәүлек буена илнең сигез төбәгендә: Башкортстан, Татарстан, Дагыстан, Чечня, Адыгея, Ингушетия, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Чәркәстә тапшыруларга планлаштырылган булган. Әмма "Триколор ТВ" кабель телевидениесе пакетына керергә тиеш булган канал ачылмады.

Дүрт ел элек Русия ислам институтында "Ислам журналистикасы" юнәлешен ачып җибәрделәр. Институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу юнәлеш үз урынын табарга тиеш, чөнки бүгенге көндә ислам өлкәсендә язучы журналистлар бик аз. Ислам журналистикасы юнәлешендә белем алучы шәкертләр мөселман каналын ачуга ике куллап ризалык белдерә, аңлашыла да, алар өчен киләчәктә бу потенциаль эш урыннары. Алар андый каналны үзенчә күрә, мәсәлән, икенче курс студенты Ләйсән Сибәгатова милли тапшыруларга өстенлек бирә:

Мөселман телеканалында булган тапшырулар милли тематикага багышланырга тиеш

"Минемчә, мөселман телеканалында булган тапшырулар милли тематикага багышланырга тиеш, чөнки безнең үзебезнең татар галимнәребез бар, мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани, Кол Гали, Баһаветдин Мәрҗани һәм алар мирас итеп калдырган эшләрне югалтырга хакыбыз юк. Шушы эшләргә нигезләнеп хәзерге яшьләрне укыту бик нәтиҗәле булыр иде."

Руссия Ислам институтында “Ислам журналистикасы” юнәлешенең кураторы, доцент Айгөл Гыйлманованың мөселман каналына булган фикере икетөрле: "Һәр киңкүләм мәгълүмат чарасы үз аудиториясез яши алмый. Шулай ук бар мәгълүмат та күңел ачуга багышланган була алмый. Андый канал булдыру бертуктаусыз җитештерүне таләп итә, шулай ук керемнәр дә китерергә тиеш, ә ул төп аудиториясе булган вакытта гына керем китерә ала. Гаделлек күзлегеннән карасак, әлбәттә, мөселманнар өчен дини канал ачып җибәрү дөрес булыр иде, чөнки христианнарның үз каналлары бар һәм ул бер генә дә түгел.

Андый канал ачу шундый дәрәҗәдә бик кирәкме соң?

Икенче яктан карасак, андый канал ачу шундый дәрәҗәдә бик кирәкме соң? Чөнки безнең җирле каналларда ислам тематикасына булган тапшырулар бар. Шулай ук, белеменә килгәндә, өммәт андый үзенчәлекле каналны кабул итәргә әзерме соң? Тагын бер четерекле мәсьәлә бар, православ каналны ачып карасак, еш кына канал эшләп торсын өчен журналистларга хезмәт хакын түләү өчен дип тамашачыдан акча сораганнарын күреп була. Телевидение - кыйммәтле нәрсә. Кем акчасына эшләп торачак ул дини канал? Милли тапшыруларга басым ясалса, милли каналларны кабатлау булмасмы? Бәлки, җирле телеканалларда дини тапшыруларның санын арттыру күпкә отышлырак булырдыр?"

Шөһрәт Каһиров РИИда журналистика юнәлешендә укый. Шөһрәт әйтүенчә, милли каналларда алып баручылар ислам кануннарына туры килгәнчә киенеп чыкса, күп тапшыруларны карап була, чөнки, дөрестән дә, тапшырулар арасында кызык булганнары бик күп, дип әйтә.

Православ динен тотучыларныкы кебек мөселманнарның да үз каналы булырга тиеш

Гүзәл Гыймадиева "Ислам журналистикасы" юнәлешенең беренче курс студенты. Аның фикеренчә, мөселман каналы милли тапшыруларга бай булырга тиеш: "Православ динен тотучыларныкы кебек мөселманнарның да үз каналы булырга тиеш. Ә контент мәсьәләсенә килгәндә, минемчә, төрле җирләрдә яшәүче татар мөселманнарның гореф-гадәтләрен, яшәешен, мәдәниятен күрсәтүче репортажлар, сюжетлар күберәк булырга тиеш".

Быел 6 июннән башлап интернетта мөселманнар өчен "Әлиф ТВ" дини каналы ачылды. Сайт мәгълүматына караганда, Русиядә 20 миллион кеше, Бәйсез дәүләтләр бердәмлегеннән 50 миллион мөселман, дөнья буйлап таралган 300 миллион урыс теллеләр бу каналның аудиториясенә керә.

Контентка күз салсак, бүгенге көндә мөселман каналы таләпләренә туры килгән дини тапшырулар, тарихка бәйле документаль фильмнар, дин белгечләре белән көнүзәк проблемнарга кагылышлы интервьюлар, хәдисләр, шулай ук Мәскәү, Казан, Уфа, Акмәчет, Кырым мәчетләреннән җомга вәгазьләре, төрле милләт ризыкларына багышланган тапшырулар профессиональ дәрәҗәдә эшләнә.

Мөселман телевидениесенә нигез салган "Әлиф ТВ", интернетта гына эш алып барса да, төпләнеп бара

Гөнаһка юнәлтелмәгән тапшырулар күңелгә хуш килсә дә, интернет кысаларына чикләнгән каналны барысы да карый алмый. Мәсәлән, өлкән яшьтәгеләрнең күбесе интернетның нәрсә икәнен дә белми. Татар телендә булмаган тапшырулар татар мөселманнарының игътибарын да әллә ни җәлеп итә алмый. Шулай да мөселман телевидениесенә нигез салган "Әлиф ТВ", интернетта гына эш алып барса да, төпләнеп бара, каналның төрле төбәкләрдә үз хәбәрче пунктлары булдырылып килә. Сүз уңаеннан, андый пункт инде Татарстанда да бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG