Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Кара җомга" ыгы-зыгысында зыян күрүчеләр булган


Казанда "Кара җомга" ыгы-зыгысы
Казанда "Кара җомга" ыгы-зыгысы

100дән артык кешедән торган чираттан берничә кеше баскычтан егылып төшкән, халык бер-берсенә газ балоннарыннан сиптергән, вакыйга урынына тәртип саклаучылар килгән.

Дөнья буйлап узган "Кара җомга" ташламалар акциясе кайбер Казан кибетләрендә дә уза. Чистай урамында урнашкан яшьләр киеме кибете алдан ук 70 процентка кадәр ташламалар вәгъдә иткән иде. Нәтиҗәдә пәнҗешәмбе кичтән кибет ишекләре янында дистәләгән кеше тупланды, ә иртәнгә чиратта 100дән артык кеше басып тора иде, дип язды шаһитлар социаль челтәрләрдә.

Кыйммәтле спорт аяк-киемнәре, дизайнер киемнәре саткан кибеткә чираттагы кешеләрне төркем-төркемләп керткәннәр. Чират акрын хәрәкәт иткәнгә күрә тышта ыгы-зыгы барлыкка килгән, сакчы баскычта тупланган халыкны эткәч, берничә кеше җиргә егылып төшкән һәм тән җәрәхәтләре алган. Кибет аларга бүләкләр вәгъдә иткән.

Шаһитлар интернетта язганча, яшьләрдән торган чират барлыкка килгән этеш-төртешкә үзе дә сәбәпче булган. Мәсәлән, кайберәүләр бер-берсенә газ балоннарыннан сиптергәннәр. Берничә кеше чиратта хәтта тәүлек буе уздырган һәм төн кунган. Кибеткә килгәннәрнең күбесе ташлама акциясен оештыру дәрәҗәсенең түбән булуын белдерә. Җитәкчелек исә үзе дә мондый резонанс көтмәвен яза.

XS
SM
MD
LG