Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җитәкчесез калган Башкортстан язучылары хөкүмәттән ярдәм сорый


Язучылар җыенында катнашучылар
Язучылар җыенында катнашучылар

25 ноябрь Башкортстан Язучылар берлегенең еллык җыены узды. Берлек рәисе Наил Гаетбай үз чыгышында берлекнең икътисади хәле авыр булуын бәян итте һәм вазифасыннан китүен игълан итте.

Башкортстан Язучылар берлеге низамнамәсе буенча язучылар ел саен җыен уздырып торырга тиеш булса да, чынлыкта 2014 елда узган корылтайдан соң бу еллык җыенның беренчегә үтүе. Моны идарә җитәкчелеге икътисади авырлыклар белән аңлата.

Җыенда беренче көн тәртибе буенча идарә җитәкчесе, күренекле драматург Наил Гаетбайның хисап чыгышы тыңланды. Ул берлекнең иктисади авыр хәле турында шулай диде:

Наил Гаетбай
Наил Гаетбай

“Язучылар берлегенә бүленергә тиешле 4 миллион сум акчаны да яртылаш кистеләр. Хәзер безгә аена 130 мең сум акча бүленә. Шуның 50 меңе коммуналь чыгымнарга, 30 меңе төрле чаралар уздыруга китә. Калган 50 мең сум - хезмәт хакы. Элек безнең штатта 14 кеше эшләде, аннан 8гә торып калган иде, узган җәй 3 кеше эшләде. Чөнки 50 мең сумга шуннан артык кеше тотып булмый. Инде үзебез кайбер чыганаклар табып хезмәткәрләребезне тагы бер кешегә арттырдык. Шулай да бу җитми, башкорт, татар һәм урыс телләре буенча әдәби консультантлар кирәк.”

Наил Гаетбай рәис булып сайланганга кадәр язучыларның уртача яше 67 булса, соңгы елларда берлеккә күпләп яшьләрне алуларын белдерде. Китапларның аз нәшер ителүенә, театрларга милли драма әсәрләре җитешмәүгә борчылу белдерде. Хезмәткәрләр кыскарганнан соң берлек машинасына үзе утырып юл казасына очравын, 140 мең сумлык күрелгән зыянны үз кесәсеннән каплавын әйтте. Берлекнең коммуналь түләүләргә җыелган 400 мең сум бурычларын да түләп бетүләре, финанс авырлыкларны чишү өчен Язучылар берлеге бинасының дүрт бүлмәсен арендага бирергә мәҗбүр булуларын әйтте. Чыгышы ахырында ул берлек рәисе вазифасыннан китәргә карар итүен белдерде. Ул моны сәламәтлеге какшавы белән аңлатты. Аның сүзләренчә, 29 ноябрь Язучылар берлегенең идарәсендә рәис вазифасын вакытлыча алып баручы сайланачак. Алдагы ел башында корылтай уздырылып, анда яңа идарә һәм рәис сайланачак.

Наил Гаетбай чыгышын ясап бетү белән хастаханәдә ятуы сәбәпле җыенда катнаша алмавын әйтеп чыгып китте.

Күптән түгел Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе тирәсендә җәнҗал чыккан иде. Аны үзен Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәндә хәрәмләшүдә гаепләлеләр. Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбай үзенең чыгышында шул хәлгә тукталды.

Равил Бикбай
Равил Бикбай

“Язучылар берлеге тарихында беренче тапкыр зур җәнҗал булды. Наил Гаетбай республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләген алу өчен дәгъва иткәндә Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисе Валерий Ганичевның аны бу бүләккә лаеклыгы турында тәкъдимнамәсен җиткергән иде. Ләкин Валерий Ганичевның ул тәкъдимнамәгә кул куймавы билгеле булды. Язучылар берлеге идарәсе рәисенең бу эшләре турында интернет сәхифәләрендә дә тәнкыйть язмалары булды. Болар барысы да Язучылар берлегенә тап төшерә.”

Җыенда башкорт прозасы, поэзиясе, балалар әдәбияты, сатира-юморы, тәнкыйте буенча секция җитәкчеләре хисабы тыңланды. Шулай ук татар берләшмәсе һәм урыс секциясе җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина татар әдипләренең казанышлары белән таныштырды.

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

“Бүгенге көндә Башкортстан Язучылар берлегендә 268 язучы исәптә тора. Узган корылтайдан соң берлеккә 57 язучы кабул ителде, шуларның 9ы татар телендә иҗат итүчеләр. Узган Әдәбият елы уңаеннан “Кызыл таң” гәзитендә Башкортстанда яшәүче татар телендә иҗат итүче язучыларыбыз белән таныштыру максатыннан яңа рубрика ачып, аларның әсәрләрен бастырып барган идек. Ел ахырында “Туган моң илчеләре” дигән бик күркәм җыентык дөнья күрде. Анда әдәбият сөючеләр 51 язучы турында, Башкортстанда бүгенге татар әдәбияты торышы турында зур гына мәгълүмат алала. Бу җыентык әдәбият тарихында беренче күренеш.

Китап чыгаруга килгәндә, 2014 елда – 10 китап, 2015 елда – 17, 2016 елда 11 китап нәшер ителде.

Әлеге вакытта татар әдипләре берләшмәсендә 53 язучы исәптә тора. Берлеккә керергә гариза язучылар – 19 кеше. Авырлыкларга карамый, татар әдипләре берләшмәсе яши, эшли, ныгый. Башкортстан әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертә” диде Фәния ханым.

Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаев үз чыгышында Язучылар берлегенең дәрәҗәсе төшүгә зарланды.

Кадим Аралбаев
Кадим Аралбаев

“Язучылар берлегенең хөкүмәт алдында да, җәмәгатьчелек алдында да дәрәҗәсе төште. Берлектәге әхлакый һава торышы матур түгел. Безнең элекке җитәкчеләр бик абруйлы кешеләр иде. Башкорт һәм татар язучылар әсәрләрен урысчага тәрҗемә итеп бастыру өчен махсус оештырылган “Бельские просторы” журналы да эшчәнлеген үзгәртте. Хәзер ул Ростов, Екатеринбур һәм Русиянең башка төбәкләрендәге урыс язучыларының әсәрләрен басу белән шөгыльләнә” диде Кадим әфәнде.

Җыен ахырында резолюция кабул ителде. Анда республика җитәкчелегеннән Язучылар берлеген һәм Башкортстан китап нәшриятын финанслауны арттыру соралган. Язучылар берлеге әгъзаларына тәрбияви, халыкны рухи баетырдай, эстетик ләззәт алырдай заманча әсәрләр тудыру бурычы куелган.

XS
SM
MD
LG