Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ялгыз пикеткә чыгарга теләгән активистлар тоткарланган


Активистны тоткарлау мизгеле
Активистны тоткарлау мизгеле

"Казан-Арена" стадионы янында Казансуны корыту һәм урманчыкны бетерүгә каршы чыгучы активистларны полициягә алып киткәннәр.

Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгының экстремистлыкка каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре пикетны оештыручы, фәннәр докторы Искәндәр Ясавиевны полициянең "Вишневский" бүлегенә, активист һәм журналист Юлия Фәйзрахманованы "Савиново" бүлегенә алып киткән.

"Ясавиевны Тукай скверында ике кеше туктатты һәм үзләрен "Э" үзәге хезмәткәрләре итеп танытты. Аңа "Вишневский" полиция бүлегенә пикет алдыннан сөйләшү үткәрү өчен барырга тәкъдим ителде. Ясавиев баш тарткач, күпмедер вакыттан соң аны элек кылынган җинаятькә бәйле булу ихтималы белән эзләнгән кешегә охшаган дип полиция бүлегенә алып киттеләр" дип хәбәр итте Idel.Реалии хәбәрчесе.

Юлия Фәйзхрахманованы шулай ук өе янында документлар тикшерү сылтавы белән тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә алып китәләр.

Искәндәр Ясавиев һәм тагын берничә активист Казанда Конфедерация беренчелегенә шобага салу үтәчәк Теннис академиясе янында ялгыз пикетләр үткәрмәкче. Алар "Казан-Арена" стадионы янында Казансуны корыту һәм урманчыкны кисүгә каршы көрәшә.

XS
SM
MD
LG