Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Исхаков Татарстан президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде


Камил Исхаков (архив фотосы)
Камил Исхаков (архив фотосы)

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Камил Исхаковны үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде.

Исхаков Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Камил Исхаков 1989-2005 елларда Казан шәһәре башлыгы булып эшләде. Аннан соң 2007 елга кадәр Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле булып, 2008 елда – Русиянең Ерак Көнчыгыш һәм Байкал аръягындагы төбәк үсеше миинистры урынбасары булып эшләде.

2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Русиянең даими вәкиле булды.

XS
SM
MD
LG