Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Гүзәл Шәрипова татарга татарча белү "мәҗбүри түгел" дигән сүзеннән баш тарта


"Татар-информ"да Гүзәл Шәрипованың белдерүенә багышланган мәкаләдән киселгән фото

"Татар-информ"да Гүзәл Шәрипованың белдерүенә багышланган мәкаләдән киселгән фото

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова үзенең белдерүе басылып чыкканнан соң татарга татарча белү "мәҗбүри түгел" дигән сүзләрдән баш тартты. "Татар-информ" Шәрипова әйткән сүзләрне үзгәртте.

28 ноябрь "Татар-информ" хәбәр агентлы Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипованың "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотобәйгесендә катнашучыларны бүләкләгәндә белдергән сүзләрен Казан вакыты белән 11 сәгать 29 минутта сайтларына элде.

"Галимнәребез милли үзенчәлек, аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә нигезләнмәгән диләр. Ягъни, мәҗбүри түгел. Бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин. Аның татарлыгы нидә соң? Безнең галимнәребез бүгенге татар кешесе үзенең татарлыгын чыгышында күрә дип әйтәләр. Мин – татар, әти-әнием татар, бабаларым татар, алар борынгы татар җирләрендә яшәгәннәр дип исәпли бүгенге татар кешесе", дигән дип язды "Татар-информ" Шәрипова сөйләгән сүзләрне.

Азатлык Шәриповадан әлеге белдерүне нинди галимнәргә нигезләнеп ясавы, Татарстан Конституциясе нигезендә республикада ике дәүләт теле – татар һәм урыс телләре булуга да карамастан, хакимияттәге түрә – министр урынбасары буларак, татар телен белү "мәҗбүри түгел" дигән сәясәт үткәрергә тырышуының төбендә ни ятканлыгын белергә теләгән иде.

Азатлык Шәриповага шалтыратты һәм "Татар-информ"да язылган "галимнәр кешенең милли үзенчәлеге аның килеп чыгышына бәйле, шул сәбәпле аның үзен татар дип санавы өчен телне белүе мәҗбүри түгел" дигән сүзләрен сезнекеме дип сорады.

По-моему, мои слова переиначили

"Юк, мин алай дип әйтмәдем", диде. Аннан урысчалы-татарчалы итеп: "Давайте, я открою, прочитаю сейчас, беренчедән, яме. По-моему, мои слова переиначили", диде. Шуннан Шәрипова "Татар-информ"дагы мәкаләне эзли башлады. "Хәзер тагын ике, йә биш минуттан шалтырата аласызмы?" дип сорады. Биш минуттан соң шалтырату турында килешенде, әмма, аннан соң, 6-7 тапкыр шалтыратуга карамастан министр урынбасары трубкасын алмады, йә булмаса, шалтыратуны өзде.

Әлеге язманы "Татар-информ" хезмәткәре, элек Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе булып эшләгән Рузилә Мөхәммәтова әзерләгән. Азатлык Шәрипова белдергән сүзләрнең хаклыгын белү өчен Мөхәммәтова белән дә элемтәгә керде.

"Бу аудиоязма бар, әмма аның сыйфаты яхшы түгел", диде Мөхәммәтова Азатлыкка. Әлеге сүзләрнең язмадан кәгазьгә күчерелүен (расшифровка) дә раслады ул. "Галимнәребез милли үзенчәлек, аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә нигезләнмәгән диләр" дигән өлештә "генә" сүзе төшеп калган, аны без өстәдек инде хәзер ди Мөхәммәтова.

"Ул (Шәрипова) миңа шалтыратты, "генә"не төшереп калдыргансың дип әйтте, әйе ул минем гаеп, аны өстәрбез дидем мин аңа", диде Мөхәммәтова.

Рузилә ханым сүзләренчә, Шәрипова белдерүенең кайбер өлешләрен ул урысча әйткән. Ә инде Шәрипованың татар булу өчен "татарча белү мәжбүри түгел" дигән сүзләрен Азатлыкка "әйтте" дип раслады.

Казан вакыты белән төштән соң дүртенче яртыларда "Татар-информ"дагы мәкалә үзгәрде. "Татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә нигезләнмәгән" дигән өлеше "тел белүгә генә" дип үзгәртелде, ә "татарча белү мәҗбүри түгел" дигән гыйбарә тексттан бөтенләй юкка чыкты.

Азатлык министрлыкта татар мәдәниятен баккан Шәрипованың әлеге белдерүенә карата фикерен белү өчен Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән элемтәгә керде. Вәлиевка текстның үзгәртелгәнгә кадәр һәм үзгәртелгәннән соң булган вариантлары укылды.

"Минем бу белдерүгә карата үз фикерем бар, әмма комментар биргәнче мин "Татар-информ"нан язманы тагын бер тапкыр укып чыгарга, аннары ни әйтергә теләгәнен белү өчен Гүзәл Шәрипованың үзенә шалтыратып сөйләшергә тиеш", диде Вәлиев.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

Ярты сәгатьтән соң Азатлык Вәлиев белән янә элемтәгә керде. Разил әфәнде Шәриповага шалтыратуын, әмма аның телефонын алмавын белдерде.

"Минем белүемчә, Гүзәл Шәрипова бөтенләй башка фикердәге кеше. Комитет утырышларында да катнаша, милли тәррәкыять өлкәсендә без бер фикердә, ә бу белдерү ниндидер аңлашылмаучык нәтиҗәсендә генә килеп чыккандыр дип уйлыйм мин. Мин ул сүзләрне әйткәндә анда юк идем. Бәлки башка максат белән әйткәндер, бәлки аны дөрес аңламаганнардыр", ди Вәлиев.

Разил әфәнде фикеренчә, татарлыкны әти-әнинең татарлыгы һәм аларның татар җирләрендә яшәве белән генә бәйләп карарга ярамый.

"Беренче урынга паспорттагы милләтне генә кую, хәтта инде хәзер паспортта да милләт юк, үзеңне татар итеп атар өчен әби-бабаңның татар булуы гына җитми. Үзеңнең дә, хәтта, татар булуың гына да җитми, синең балаларың да, синең оныкларың да татар булырга тиеш, әнә шул вакытта гына син чын татар буласың.

Кайберәүләрнең әби-бабам татар булган, шуңа күрә, мин – татар дип кенә йөрүе ул, татарлыкның бер чите генә. Татарлык ул бөтен яктан тулаем булырга тиеш. Телне белү генә дә җитми. Чын татар татар халкының тарихын да, гореф-гадәтләрен дә, йолаларын да, дини тәгълиматларын да белергә тиеш. Шундый татарны гына мин чын мәгънәсендә тулы канлы татар дип әйтә алам. Әмма андый татарлар, ни кызганыч, бүгенге көндә бик күп түгел, алар көннән-көн кими баралар. Телне, гореф-гадәтләрне белү – безнең максатыбыз булырга тиеш", ди Вәлиев.

Шәрипова үзенең белдерүендә, татарның "милли үзенчәлеге, тел белүгә нигезләнмәгән" дип әйткәндә кайсы галимгә, йә булмаса галимнәргә нигезләнүен белдермәде.

Гөлнара Габдрахманова

Гөлнара Габдрахманова

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының социология фәннәре галимәсе Гөлнара Габдрахманова Көнбатыш Себердә яшьләр арасында үткәрелгән тикшеренүләрдән соң татарның үзбилгеләнүе өчен дүрт мөһим факторның барлыгын Азатлыкка белдергән иде.

"Беренчесе килеп чыгышка бәйле. Яшьләр: "Мин татар булып тудым, яшим һәм татар булып үләчәкмен. Ата-бабаларым да татар булган", дип әйтә. Икенчедән, татар теле факторы. Күп кеше татарча начар белсә дә, аны туган тел дип атый. Татар яшьләре арасында исә татар һәм урыс телен дә туган тел дип атаучылар арта бара. Шуңа карамастан татар телен алар бик мөһим, символик роль уйный ди.

Өченчедән – менталитет, холык мәсьәләсе көчле. Респондентларның күбесе татарларга гына хас булган сыйфатлар турында сөйләде. Татарларга инновацион рух, яңалыкка омтылу, активлык хас диләр. Гаилә шактый әһәмиятле булып чыкты. Яшьләр дә берничә буынның бергә яшәве, аралашуы мөһим дигәнне белдерде", ди Габдрахманова. Әлеге факторларның берсен генә дә ул иң әһәмиятлесе, иң мөһиме дип өскә чыгармады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG