Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча беренче клауд-рэп: көләргәме, еларгамы?


Клиптан күренеш.
Клиптан күренеш.

29 ноябрь кичендә интернетта татар телендә Tatarka-Алтын дип аталган хип-хоп җырга клип таралды. Музыкаль видео Ютубта бер төндә биш йөз меңгә якын карау һәм биш мең тирәсе комментар җыйды.

Җырны чыгышы белән Чаллыдан булган популяр видеоблогер Ирина Смелая башкара. Трек хип-хоп музыкасының хәзерге вакытта шактый популяр булган агымы – клауд-рэп җанрында язылган һәм Bones, Yung Lean, Pharaoh, Yanix кебек Көнбатыш һәм Русия рэперлары стилендә ясалган. Җырның тексты әлеге жанрга туры китерелеп тирән мәгънәгә ия булмаган, мактану һәм масаю төсмеренә ия булган юллардан тора. Аны әлеге проект өчен махсус Yummy Music төркеме язып биргән. Клип Петербурда төшерелгән.

Видеоның беренче карашка ук коммерция проекты икәне күзгә ташлана. Клипта аның Samsung гаджетына клипмейкерлар ярышы кысаларында төшерелгәне әйтелә һәм ул үзе дә Samsung каналында чыга. Могаен, "Татарка" ләкабы һәм җырның татар телендә булуы бу очракта игътибар җәлеп итү һәм өстәмә пиар өчен кулланыла.

Башкаручы үзе Татарстаннан булса да, татар телен яхшы белми булса кирәк, чөнки көчле акцент белән җырлый. Ә башка видеоларының берсендә татарчаны бөтенләй "шайтан теле" дип атый.

XS
SM
MD
LG