Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл сикәлтәле, ләкин җанга газиз


Русия президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык юлламасын укырга юнәлә. Мәскәү Кремле, 1 декабрь 2016
Русия президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык юлламасын укырга юнәлә. Мәскәү Кремле, 1 декабрь 2016

Русия президентының Федераль җыелышка нәүбәттәге юлламасын да тыңладык. Ләкин чыгышта “федерация” сүзе ишетелмәде диярлек.

Федератив мөнәсәбәтләр турында да сүз булмады. Юк нәрсә турында сөйләргә Путин теләсә нинди буш демагог түгел, халык аны үз сүзен сүз итә торган, үз сүзендә нык торучан кырку лидер сыйфатында белә. Һәрхәлдә шулай белергә тиеш. Ул безне шушы катлаулы заманда берләштереп торучы көч! "Ә заман катлаулы, ягъни гади түгел", диде үзе дә.

Путин сүзләренә караганда, без моңа ирешкәнбез, патриотик хәзинәләр тирәсенә берләшкәнбез. Нинди хәзинәләр ул? – монысын инде һәркем үзенчә күзаллый

Хәер, минем инде яшем шактый, безнең илдә вазгыятьнең кайчан да булса гади һәм аңлаешлы булганын мин хәтерләмим. Ярар, катлаулы тек, катлаулы. Андый чакта бездән, ягъни ватандашлардан ни таләп ителә? Бердәмлек, әлбәттә! Һәм, Путин сүзләренә караганда, без моңа ирешкәнбез дә. Патриотик хәзинәләр (патриотические ценности!) тирәсенә берләшкәнбез. Нинди хәзинәләр ул? – монысын инде һәркем үзенчә күзаллый. Ләкин элеккеге совет кешесе бит мин, генераль секретарьларның төрле партия съездларында ясаган чыгышларын игътибар белән тыңлаган кеше заманында, тиз аңладым: без ил өчен, ватан өчен җанны да фида итәргә әзер торырга тиеш! Вәссәлам! Шәхсән үзеңә кыенлык килсә килсен, гаиләңнең минималь кереме тагын да кимесен, ләкин син җитәкчелекнең сәясәтен хупларга бурычлы, чөнки... Чөнки нәрсә? Элек хет якты киләчәк – коммунизм вәгъдә итәләр иде, ә хәзер ни хакына без патриотик хәзинәләр тирәсенә берләшәбез? Азрак уйлагач, аңладым тагын: патриотизмы гади халыкка тәгаенләнгән, ә хәзинәсе шул безне патриотизмга өндәүчеләргә кирәк икән.

Әйе, бүгенгебез генә түгел, үткән заманнар да катлаулы булган. Тик ул михнәтләрне нигә бүген – болай да катлаулы заманда! – искә төшереп торырга? Ниндидер чынга ашмас идеяләрне сылтау итеп халыкны кырганнар, әмма бит палачлар да шул ук безнең халык вәкилләре булган. Без бер халык! Үткәннәрне искә төшереп, халкыбызның бердәмлегенә хилафлык итәргә һич тә ярамый. Бигрәк тә бүген, бөтен тирә-юньне дошман сырып алганда. Нәселеңдә кемдер репрессиягә дучар булган икән, оныт бу хакта. Аны гестапо түгел, үзебезнең НКВД хезмәткәре алып киткән бит. Сизәсезме аерманы?

Ә булачак палачларны җәзасыз калу ышанычы яңа репрессияләргә рухландырмасмы соң? Бердәмлек хакына алар бернинди “авыр” эштән дә баш тартмасын тарихтан беләбез. Чөнки аларны һәр заманда да “патриотик хәзинәләр” дигән тезмә сүзнең икенче өлеше шулай ук ныграк кызыксындыра.

Үз илебезнең сикәлтәле юлын без беләбез, зарыктыргыч көрәш елларын, җитешсезлекләрне, газапларны беләбез, ләкин үз Ватанының улы өчен болар җанга якын, аерылгысыз, газиз
Алексей Лосев

Ләкин шик-шөбһәмнән үзем үк оялып куйдым. Урыс совет фәйләсүфе Алексей Лосев сүзенә таянып, Путин ул шикләрне егып кына салды: “Үз илебезнең сикәлтәле юлын без беләбез, зарыктыргыч көрәш елларын, җитешсезлекләрне, газапларны беләбез, ләкин үз Ватанының улы өчен болар җанга якын, аерылгысыз, газиз”.

Аерылгысыз! Аерылып булмый шулардан. Ахрысы күпләрнең аерыласы да килми. Күнегелгән. Ул сикәлтәле юлда рәхәт чигеп озак атлыйсы бар икән – шуны да аңламаска минме инде үз Ватанымның улы түгел? Каядыр алда әйбәт булачак. Кайчан да булса. Ләкин бергә! Бердәм рәвештә! “На людях и смерть красна,” – ди дәүләт тотучы өлкән туганыбыз.

Күптән түгел Русия мәгариф министрлыгының “Православие мәдәнияте” исеме астында барлык мәктәпләрдә “Закон Божий” сабакларын укытырга әзерләнүе мәгълүм булды. Син инде моңа “мин мөселман” дип каршы бытылдап йөри алмыйсың, чөнки синең маңгаеңа, түшеңә төрткәләп әйтәчәкләр: “Без бер халык!” Бетте-китте, вәссәлам! (“Вәссәлам”не эчтән әйтергә туры киләчәк, билгеле). Ниндидер кеше хокуклары, милли-дини хокуклар даулый башласаң, шул бердәмлекне җимерүдә гаепләп экстремист ясап куюлары да бар.

Киев кенәзе Владимирга һәйкәл куйганда Кирилл нәрсә диде? Әлеге кенәз бөтен Русия халкының борынгы рухи атасы икән, һәм кем әйтте әле тагын? – шул ук кенәз безнең дәүләтнең әхлакый нигезен дә салган, имеш. Менә шундый нигез... Тарих бит бүтәнчә, варяг конунгы Владимир-Вальдемарның нинди шәхес булуы чыганакларда җентекләп язылган, дип ничек каршы киләсең? Һәркемгә билгеле: тарихның монда бернинди дә катнашы юк. Халыкны бер, бердәм итүче беркеткеч (ягъни хәзер модага кергән сүз: скреплар!) турында сүз бара.

"Әйдәгез истә тотыйк: без бердәм халык, без бер халык һәм Русия безнең берәү".

Ә кем шикләнә?

Ркаил Зәйдулла, язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG