Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген ямьсезләүгә үзенең катнашы булуын таный


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге күренешләрен ямьсезләүдә үзенең дә өлеше бар дип саный. Татарстан президенты сүзләрен аның сүзчесе Эдурад Хәйруллин Facebook сәхифәсенә чыгарган.

"Татарстан президенты: Хөкүмәт рәисе булган чакта уйланылып бетмәгән карарлар кабул ителде, тарихи үзәкне ямьсезләүгә үз өлешемне керткән кеше буларак, хәзер мин тарихи үзәкнең кыяфәте өчен бик борчылам", дип китерә Татарстан президенты әйткәннәрне аның сүзчесе Эдуард Хәйруллин.

Бүген Миңнеханов Татарстан президенты каршындагы Эшмәкәрлек шурасының киңәйтелгән утырышында катнаша.

Комментарларда "Другая Казань" төркемен оештыручы Леонид Иванов Идел һәм Казансу буйларына ком түшәү өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзерме Миңнеханов, дип сорый.

XS
SM
MD
LG