Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Варвара Караулованы биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый


Варвара Караулова
Варвара Караулова

Гаепләү ягы Мәскәү дәүләт университетының элекке студенты, "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркемгә кушылырга маташуда гаепләнүче Варвара Караулованы биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

Моннан тыш Карауловадан 150 мең сум күләмендә штраф түләтү дә сорала.

22 ноябрьдә кыз элегрәк гаебен танып биргән күрсәтмәләреннән баш тарткан иде. Ул тикшерү һәм дәүләт яклаучысы "үгетләүләре" аркасында гына гаебен таныганлыгын белдерә.

Караулова 2015 елның маенда юкка чыга. Июнь башында ул 13 русияле белән Төркия-Сүрия чиген узарга маташканда тоткарлана. 2015 елның октябренә кадәр ул бу җинаять эшенә шаһит буларак җәлеп ителә. Анда "Ислам дәүләте"нә җәлеп итүчеләргә гаепләү белдерелә. Карауловадан сорау алганнан соң һәм ул яшәгән фатирда тентү үткәргәч, тикшерүчеләр аның Русиягә кайткач та илдә тыелган оешма белән элемтәдә булуын ачыклый.

Караулованы бу оешмага татарстанлы Айрат Саматов җәлеп иткән, дигән хәбәрләр дә булды.

XS
SM
MD
LG