Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елда нәрсәдән куркырга кирәк? Bloomberg фаразлары


Куркыныч фаразларның берсе - АКШта протест чараларының кискенләшүе
Куркыныч фаразларның берсе - АКШта протест чараларының кискенләшүе

Bloomberg агентлыгы һәр ел азагында алдагы елның иң куркыныч вакыйгаларын фаразлый. "Пессимистик фараз" дип аталган бу исемлекнең бер өлеше һәрвакыт тормышка аша. 2017 елга белгечләр ниләр фаразлый?

2017 елда безне нинди куркыныч вакыйгалар көтә ала? Bloomberg финанс агентлыгы белгечләре махсус рейтинг әзерләгән. Азатлык алар арасыннан иң зур кызыксыну уяткан җиде фаразны сайлап алды.

1. Европа илләрендә сайлау нәтиҗәләре

Брекзиттан соң Европа илләрендәге сайлауларда популист һәм радикал карашлы фиркаләрнең җиңү яулау мөмкинлеге зур. Греция, Польша, Германиядә җитәкчелеккә бөтенләй башка карашлы кешеләр килергә мөмкин. Франциядә дә радикал карашлары белән билгеле Милли фронт лидеры Марин Ле Пенның президент сайлавында җиңү ихтималы бар.

Bloomberg белгечләре Британиядә дә вакытыннан алдан сайлау үткәрү мөмкинлеген кире какмый. Шуңа бәйле басма 2017дә дөнья тотрыклыгының иң зур куркынычы дип Европадагы сәяси үзгәрешләрне атый.

2. АКШта протест чаралары

Дональд Трампның АКШ президенты вазифасына керешүеннән соң илдә аның сәясәтенә каршы күпсанлы протест чаралары башланырга мөмкин, дип саный Bloomberg. Тәртип саклау өчен җитәкчелек зур шәһәрләрдә төрле чаралар күрергә мөмкин.

АКШ ватандашларының ике төрле төркемгә дә бүленүе мөмкин. Оппозиция Калифорния штатында оешырга мөмкин, инде хәзер аның илдән аерылып чыгуы турында тәкъдимнәр яңгырый.

3. Киберсугышлар

2016да киберсугыш төшенчәсе матбугат чараларында еш яңгырады. Бергечләр фикеренчә, 2017дә хакер һөҗүмнәре көчәергә мөмкин. Русия яки Кытайның АКШ инфраструктурасына һөҗүмнәр ихтималы бар, дип саный алар.

4. АКШ һәм Кытай арасында икътисади сугыш

Тагын бер куркыныч фактор – Трамп Кытайга каршы мөнәсәбәттә булганда, Кытай юань девальвациясен үткәрә, Боинглар сатып алуны туктата, айфоннар сатуын блоклый ала. Мондый адымнар Кытайның үзенә дә нык зыян сала ала.

Кытайдагы бу икътисади тотрыксызлык 1997 елгы Азия икътисади кризисына охшарга мөмкин, ди белгечләр.

5. Икенче Кариб кризисы

АКШ президенты вазифасында Дональд Трамп Куба белән мөнәсәбәтләр яхшыру юнәлешен туктатырга мөмкин, ди Bloomberg. Нәтиҗәдә социалистик ил Кытай һәм Русия белән тыгыз мөнәсәбәтне торгызырга мөмкин, Һаванада Русия базасын ачарга ирек бирергә мөмкин.

Белгечләр белдергәнчә, мондый сценарий 1962 ел вакыйгаларын кабатларга мөмкин, Русия белән АКШ арасында мөнәсәбәтләр кискенләшүгә китерергә мөмкин дип кисәтә.

6. Иран белән Согуд Гарәбстаны сугышы

Согуд Гарәбстанында гомумән дәүләт түнтәрелеше булырга мөмкин, ди Bloomberg. Якын Көнчыгышта идарә итү көчен үз кулына Иран алса, бу ике ил арасында кораллы низаг булырга мөмкин. АКШ исә бу төбәккә тыкшынмаска да мөмкин.

Низаг нефть базарында тирән кризиска китерүгә сәбәп булырга мөмкин.

7. Мексика кризисы

Трамп Мексика белән мөнәсәбәтләрне өзү сүзен тотса, канунсыз мигрантларны күпләп илгә кайтару сәясәте башланырга мөмкин. Мексика икътисады җимерелер, илдәге хакимият АКШка каршы популистлар кулына күчәр, дип саный Bloomberg белгечләре.

Bloomberg – дөньядагы иң зур финанс мәгълүмат чыганакларының берсе. Күпсанлы икътисади басмаларның һәм мәгълүмат чараларының хуҗасы булып тора.

Bloomberg ел саен иң куркыныч вакыйгалар фаразларын чыгара. Аларның күпчелеге чынга ашмый, алар бары тик "иң пессимист" ел фаразлары булып кала. Әйтик, 2016 елда Bloomberg Израилнең Иран атом объектларын утка тотуын, Бразилиядә анархияне, бер нефть мичкәсе бәясенең 100 доллар булуын, Ангела Меркельнең вазифадан китүен "фаразлаган" иде. Бу вакыйгалар чынга ашмады. Ләкин АКШ сайлавында Дональд Трамп җиңүе һәм Британиянең Европа Берлегеннән чыгу карары тормышка ашты. Күптән түгел танылган галим Стивен Хокинг та "Җир шары иң куркыныч чорына керде" дип кисәтте.

XS
SM
MD
LG