Accessibility links

Трамп дәүләт секретаре вазифасына "Путин дусты" Тиллерсонны тәкъдим итте


Рекс Тиллерсон һәм Владимир Путин Туапсе шәһәрендә. 15 июнь 2012
Рекс Тиллерсон һәм Владимир Путин Туапсе шәһәрендә. 15 июнь 2012

АКШның сайлап куелган президенты Дональд Трамп Exxon Mobil ширкәте җитәкчесе Рекс Тиллерсонны дәүләт секретаре вазифасына тәкъдим итте. Аның бу тәкъдиме дөньяда гына түгел, Кушма Штатларның үзендә дә каршылыклы фикерләр уята.

Трампның рәсми белдерүендә Тиллерсонның дәүләт секретаре вазифасына намзәт итеп күрсәтелүе аның тырышлыгына, бай тәҗрибәсенә һәм геосәясәтне тирән аңлавына бәйле диелә.

Тиллерсон - бүгенге көндә дөньядагы иң эре нефть ширкәтләренең берсе Exxon Mobilның идарә җитәкчесе булып тора. Ул беркайчан да дәүләт хезмәтендә һәм дипломатия өлкәсендә эшләмәгән.

АКШта дәүләт секретаре вазифасына тәкъдим ителгән намзәт Сенат тарафыннан расланырга тиеш. Ләкин Тиллерсон намзәте Трамп белән Конгресс арасында низаг чыгарырга да мөмкин. Конгресс вәкилләренең бер өлеше Русия президенты Владимир Путин белән элемтәдә булган кешенең бу вазифага билгеләнүенә шикләнеп карый. Кайбер республиканнар бу нисбәттән үз борчылуын белдерде дә инде.

Әйтик, республикан сенатор Марко Рубио Twitter сәхифәсендә АКШның әлеге вазифасындагы кешегә "Владимир Путин дусты" булмаса да ярый дип өметләнә.

Exxon Mobil башлыгы буларак, Тиллерсон Русия белән тыгыз элемтәдә торган һәм Владимир Путин тарафыннан 2013 елда Дуслык ордены белән дә бүләкләнгән. Бу чит ил ватандашына бик югары бүләк санала. Тиллерсон Русиядән чикләүләрне алу яклы.

Дәүләт секретаре вазифасына Нью-Йоркның элекке мэры Рудольф Джулиани, президентлыкка элекке намзәт Митт Ромни, Күзләү идарәсенең элекке башлыгы Дэвид Петреус һәм сенатор Боб Коркер дәгъва иткән.

XS
SM
MD
LG