Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полициядә азаплаулар турында хәбәр иткән Нефтекама кешесен ике айга сак астына алганнар


Венер Мәрдәмшин
Венер Мәрдәмшин

Башкорстанның Нефтекама шәһәрендә полиция бүлегендә җәзалаулар турында зарланучы Венер Мәрдәмшин ике айга тикшерү изоляторына ябылган.

20 декабрьдә Оренбурдагы шифаханәдә тоткарланган Венер Мәрдәмшин 21 декабрьдә Нефтекама шәһәре мәхкәмәсе карары белән ике айга тикшерү изоляторына ябылган. Өч атна элек кенә ул Җәзаларны булдырмау комитетына юридик ярдәм сорап килгән иде. Мәрдәмшин җирле полиция бүлекчәсендә физик азаплауларга дучар булуы турында сөйләгән. Бу хакта Җәзаларны булдырмау комитетында хәбәр итәләр.

Мәрдәмшин 2015 елның 12 ноябрендә кылынган җинаятьләрдә катнашы булуда шикләнелә. Бу җинаять эше тукталып торган була, ләкин 2016 елның 16 декабрендә оператив хезмәткәрләр тагын бер тапкыр рапорт язып эшне яңартуны сораган.

Нефтекама мәхкәмәсе хөкемдары җинаять кодексының "Талау" һәм "Автомобиль яки башка транспорт чарасын урлау" маддәләре нигезендә Мәрдәмшинга гаепләү белдереп аны ике айга сак астына алу карары чыгарган.

Мәрдәмшин тоткарланган көнне тагын бер кеше тоткарланган. Ул кыйналган Мәрдәмшинны полиция бүлекчәсендә күргән булган.

Венер Мәрдәмшин сүзләренчә, 10 ноябрьдә өеннән чыгып барганда аны дүрт ир кеше тотып ала, башына капчык кидереп һәм кулларына богау салып билгесез бер бинага алып килә. Соңрак моның полиция бүлеге булганлыгы ачыклана. Мәрдәмшин үзен резин таяклар белән кыйнаулары, электрошокер белән азаплаулары, өстәлләр арасына асып куюлары һәм бер ел элек югалган хатынны урлау җинаятен үз өстенә алырга кушулары турында сөйли.

Бу вакытта полиция хезмәктәрләре хәмерле эчемлекләр эчкән һәм эчке эшләр хезмәктәрләре көнен бәйрәм иткән диелә.

Икенче көнне Мәрдәмшинга полициягә бернинди дә дәгъвалары булмавы турында аңлатма язарга тәкъдим иткәннәр һәм хатынның югалуы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырдай кеше табуны сораганнар.

Ирнең баш мие селкенгән һәм тәнендә күп төрле җәрәхәтләр барлыгы теркәлгән. Аның хатыны Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү комитеты әлеге эшне карый башлаган.

XS
SM
MD
LG