Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cүриягә юл алган Русия очкычы һәлакәтендә 92 кеше корбан булды


Кара диңгезгә төшкән Русия очкычындагы мәетләр чыгарыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Русия Саклану министрлыгының Ту-154 очкычы Александров хәрби ансамбле музыкантлары, җырчылары, журналистлар белән Сүриягә хәрбиләрнең Яңа ел бәйрәменә юл тотканда Кара диңгезгә төште.

Александров ансамблендә биюче төркемдә эшләгән Казан кызы Ралина Гыйлманова да очкыч казасында һәлак булды.

Дуслары в ВКонтакте челтәрендә аның үлеме турында кайгылы хәбәрләр, фоторәсемнәрен тарата. Ул 1994 елгы, Казан хореография мәктәбен тәмамлаган, соңгы вакытта Мәскәүдә яшәгән.

Ралина Гыйлманова
Ралина Гыйлманова

Социаль челтәрдәге фоторәсемнәргә караганда, Ралина Александров ансамблендәге бер егет белән ярәшкән булган. Алар икесе дә һәлак булган.

Ралина кечкенәдән биегән, "Юлдаш" балалар бию студиясенә йөргән, соңыннан Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә төп рольләр башкарырга өлгергән. Ансамбль вәкилләре аны тырыш һәм сәләтле кыз итеп искә ала.

Дөнья илләре җитәкчеләре Русиягә кайгы уртаклашу белдерүләрен җибәрә. Мөрәҗәгатьләр АКШ, Германия, Франция, Чехия, Италия, Төркия һәм башка илләрдән килә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та һәлакәттә туганнарын югалтканнарның кайгыларын уртаклашты. Корбаннар арасында башка татарлар да бар.

Рәсми чыганаклар 10 мәетнең табылуын хәбәр итә. Кара диңгездә эзләү эшләре дәвам итә. Очкыч калдыклары табылган җирдә дистәләрчә кораб, боралаклар, очкычлар һәм пилотсыз очкычлар, су асты җиһазлары, гаувас (водолаз) җибәрелгән дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы рәсми вәкилләре.

Русия президенты Владимир Путин 26 декабрьне матәм көне дип игълан итте.

Русия Саклану министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, очкычта Александров исемендәге хәрби хордан 64 музыкант, алар арасында баш сәнгать җитәкчесе дә булган.

Суриядәге хәрбиләрне Яңа ел белән котлау чараларын яктыртырга барган "1 канал", "НТВ", "Звезда" телевидениеләреннән 9 журналист та әлеге очкычка утырган. Алар белән бергә 8 хәрби, ике дәләт хезмәткәре очкан.

Юлчылар исемлегендә "Доктор Лиза" исеме белән танылган "Гадел ярдәм" фонды җитәкчесе Елизавета Глинка да бар.

Русия Саклану министрлыгының ТУ-154 очкычында барлыгы 92 кеше булуы турында билгеле.

Русия Тикшерү комитеты очыш кагыйдаләрен бозу маддәсе белән җинаять эшен ачкан. Русия рәсми хакимият вәкилләре, террор гамәле ихтималын кире кага, әмма авиация белгечләре очкыч калдыкларының бик зур арага таралуына игътибарны юнәлтеп, ул һавада кисәкләргә таралган булырга мөмкин дип фаразлый.

Русия Саклану министрлыгының Ту-154 очкычы Адлердан күтәрелеп киткәндә, диңгезгә төшеп һәлакәткә юлыкты.

Очкыч Адлердан һавага күтәрелә башлап борылыш ясаганда диңгезгә төшкән. Экипаж һәлакәт сигналы бирмәгән. Очкыч калдыклары 70 метр тирәнлектә табылган.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, әлеге Ту-154кә 33 ел булган.

XS
SM
MD
LG