Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илдән 35 русия дипломатын чыгара


Русия ватандашлары Вашингтон һәм Сан-Францискодан 72 сәгать эчендә чыгып китәргә тиеш. Моннан тыш АКШ финанс министлыгы Русиягә карата яңа чикләүләр кертте.

Кушма Штатлар илдән 35 русияле дипломатны чыгарып җибәрәчә. Әлеге карарны Ак йорт матбугат хезмәте таратты. Мэриленд һәм Нью-Йоркта ике русия оешмасы ябылачак. АКШ җитәкчелеге белдерүенчә, алар күзләү максатыннан кулланылган.

Чаралар русия махсус хезмәтләренең һәм полициянең Мәскәүдә америка дипломатларына карата ясаган басымына җавап буларак кабул ителгән. Русия ватандашлары Вашингтон һәм Сан-Францискодан 72 сәгать эчендә китәргә тиеш.

Моннан тыш, АКШ финанслар министры Русиягә карата яңа санкцияләр кертү турында да белдерде. Чикләүләр Русиянең америка президентын сайлау вакытында хакер һөҗүмнәре оештыруы өчен кертелә.

Чикләү чаралары Федераль иминлек хезмәте һәм Русия Кораллы көчләренең Төп күзләү идарәсенә кагылачак. Санкцияләр исемлегенә "Security" Мәгариф ресурслары үзәге (ЦОР) , "Махсус технология үзәге" һәм "Информатика системнары конструкторларының һөнәри берлеге" дип аталган коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешма да кергән.

Шәхси санкцияләр исемлегендә Төп күзләү идарәсе башлыгы Игорь Коробов, аның урынбасарлары Владимир Алексеев, Сергей Гизунов һәм Игорь Костюков, шулай ук хакерлар Алексей Белан һәм Евгений Богачев бар.

Президент Барак Обама якын көннәрдә Конгресска сайлау барышына киберһөҗүмнәр ярдәмендә Русиянең катышуы турында хисап тотарга вәгъдә бирде.

Русия тышкы эшләр министрлы чикләүләр тискәре нәтиҗә бирәчәк һәм Мәскәү белән Вашингтонның ике яклы мөнәсәбәтләренә зыян салачак дип белдерә.

Сайлау алды кампаниясе вакытында Демократик фирка штабының серверлары Русия хакерлары тарафыннан һөҗүмгә дучар булулары турында даими сөйләп тордылар. 15 декабрьдә NBC News каналы үз чыганакларына таянып, АКШ президент сайлавына Путин үзе катышкан дип хәбәр итте. Русиядә әлеге гаепләүләрне нигезсез дип атадылар.

XS
SM
MD
LG