Accessibility links

Кайнар хәбәр

Juna төркеме Такташ поэмасына музыкаль видео чыгарды


Клиптан күренеш
Клиптан күренеш

Казандагы Juna төркеме беренче клибын чыгарды. Видео "Урман кызы" җырына (Һади Такташ поэмасы) төшерелгән. Клипның операторы Камил Фәйзуллин, монтаж – Артем Кулинич. Музыкаль видеода төп рольне Регина Ибраһимова башкара.

"Бу җырны Такташның урман кызын башка яктан күрсәтер өчен сайладык. Бер яктан ул – серле һәм мифологик, икенче яктан – безнең заманга туры килә", дип сөйләде Азатлыкка төркем әгъзасы Александра Мостафина.

Клип август ахыры–сентябрь башында Боровое Матюшино янында урнашкан утраудагы дачада ике көн дәвамында төшерелгән. "Кыргый урман, кеше булмаган су буен төшерер өчен тырышырга туры килде", дип сөйли музыкант.

"Кызык моментлардан – "җир" һәм утрау арасында көймәдә генә йөзеп була иде. Бу онытылмас мизгелләр, чөнки берничә кечкенә көймә һәм катерга контрабас, джембе, зур камера, квадрокоптер, төтен машинасы, гитара, банджо һәм кешеләрне сыйдырырга туры килә иде", дип сөйләде Мостафина.

"Бер куркыныч момент булды. Судагы дулкынлар көчәеп китеп төшерү җиһазларын Иделдә батыру куркынычы тудырды. Шөкер, бу бумады", ди музыкант.

Juna төркеме татарча, русча һәм инглизчә инди-фолк уйный. Узган ел май ахырында музыкантлар "Урман" дип аталган мини-альбомның беренче өлешен чыгарган иде.

Juna популяр британ төркеме Metronomy-ның "The Upsetter" җырына кавер яздыргач танылып китте. Аны төркемнең вокалисты күреп алып "нык шәп" дип бәяләде. Каверның видеосы "Максим" журналының "Видеосалон" тапшыруында күрсәтелде. Тапшыруда Русия музыкантлары чит ил клипларына бәя бирә, ә чит ил музыкантлары Русия клипларына.

XS
SM
MD
LG