Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев читтәге татарлар өчен татарлык символына әверелгән иде


"Шәймиевнең сәясәт сәхнәсендә иң зур уңышы - Татарстанны референдумга илтүе булды"
"Шәймиевнең сәясәт сәхнәсендә иң зур уңышы - Татарстанны референдумга илтүе булды"

Һәр адәм баласы кебек Шәймиевнең дә савабы да, хаталары да булды.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы вакытында танышкан идем. Шуннан соң һәрдаим Казанга кайтканда аның белән очраклы булса да күрешкәндә, дусларча сәламләшә идек. Без Русиянең золымыннан качып ерак диаспорага чәнчелгән татарларның беренче һәм икенче буын вәкилләре өчен ул татарлык символына әверелгән иде.

Бәлки татарның бәйсезлеген булмаса да, күп нәрсәләр көттек аннан. Шәймиевнең сәясәт сәхнәсендәге иң зур уңышы - Татарстанны референдумга илтүе булды. Бу адым чит илдәге татарларга да зур өметләр тудырды. Икенче адымы - бәлки Кол Шәриф мәчетен салдыруы булды. Шулай итеп, татарларга әле горур чакларын хәтерләргә мөмкинлек бирде һәм татарлар яңа бер дини-милли символга ия булдылар.

Һәр адәм баласы кебек аның да савабы да, хаталары да булды. Минем уемча, латин хәрефләренә Ельцин чорында күчелгән булса, бүген Казанның Мәскәү һәм дөнья алдында позициясе көчлерәк булыр иде. Минемчә, татар теленә тиешле әһәмият бирмәү дә Мәскәү алдында Казаны зәгыйфьләтте. Татарстан Югары шурасында туган телен кулланмаган халкының суверенлык таләп итү өчен аргументы калмый.

Югары урыннарга яшьләрне китермәү дә, минемчә, киләчәгебез өчен җитешсезлек булачак. Башка бер җитешсезлек буларак исә түрәләрнең үз балалары, туганнары байлыкта яшәгәндә, халыкның күпчелегенең матди җитешсезлектә интегүен күрәм.

Кыскасы, Шәймиев Татарстан һәм татарлар тарихында онытмаслык бер лидер булып калачак.

Надир Дәүләт
профессор, Истанбул Айдын Университеты

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG