Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупция рейтингында Русия 119нчы урынннан 131нчегә төшкән


2016 елда коррупция индексы
2016 елда коррупция индексы

Төрле илләрдә коррупция дәрәҗәсен бәяләүче Transparency International рейтингында 2016 елда Русия 131нче урынга төшкән. Ул 100 баллдан 29 балл җыйган һәм Украина, Казакъстан, Иран, Непал белән бер дәрәҗәдә урнашкан.

Transparency International рейтингында 2016 елда Русия былтыргы кебек үк 29 балл җыйган, ләкин тикшеренүдә катнашкан илләр саны 176га кадәр арту сәбәпле, 131нче урынга төшкән. 2015 елда ул 119нчы урында булган. Рейтингта Русия Украина, Казакъстан, Иран һәм Непал белән бер дәрәҗәдә тора, диелә Transparency International хисабында.

Рейтинг башында 90 балл белән Дания тора, быел аның белән бер дәрәҗәдә Яңа Зеландия дә урнашкан. Өченче һәм дүртенче урыннарда Финляндия һәм Швеция. Сомали, Көньяк Судан һәм Төньяк Корея исемлекнең иң ахырында.

Иң яхшы күрсәткечле илләр матбугат ирегенең югары дәрәҗәдә булуы, бюджет турында мәгълүматның үтәкрүренмәлелеге, хакимияттә утыручыларның, мәхкәмәләрнең сатылмаулары белән аерылып тора, дип белдерәләр Transparency International оешмасында.

Русиядә түрәләргә һәм тәртип саклау оешмаларындагы югары урыннар биләүчеләргә карата ришвәтчелек нигезендә ачылган шау-шу куптарган эшләр дә илнең рейтингын күтәрә алмаган.

Элекке икътисад министры Алексей Улюкаевны, полковник Дмитрий Захарченконы сак астына алу гына коррупция белән көрәш дип саналмый, ди Transparency International вәкиле Елена Панфилова.

Русиянең исемлекнең ахыргы урыннарында булуына "Панама документлары"ның калкып чыгуы да тәэсир иткән дип саныйлар рейтинг оешмасында. Русия президенты Владимир Путинга якын кешеләрнең офшор ширкәтләр кулланып акчаларын яшерүне матбугат чаралары күп яктырткан иде.

Коррупциягә каршы тору халыкара оешмасы Transparency International тарафыннан әзерләнгән 2016 ел өчен "Коррупцияне тою индексы" исемлеге чәршәмбе дөнья күрде. Тикшерүләр 1995 елдан бирле уздырыла. Ноль бал – иң начар күрсәткеч, 100 балл – иң яхшысы, илдә коррупция бөтенләй юк дигәнне аңлата.

XS
SM
MD
LG