Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп миграция сәясәтен кырыслата башлады


Дональд Трамп президент вазифасында имзалаган фәрман белән фотога төшә
Дональд Трамп президент вазифасында имзалаган фәрман белән фотога төшә

АКШ президенты Дональд Трамп ил чикләренең иминлеген ныгыту һәм Кушма Штатларда рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрдән арыну турында ике фәрман имзалады.

Трамп фәрманнары АКШ белән Мексика арасында чик дивары төзүне, рөхсәтсез мөһаҗирләргә каршы чаралар күрелми, алар тоткарланмый һәм кулга алынмый торган шәһәрләргә федераль казнадан финанс ярдәме күрсәтүне туктатуны күздә тота.

Рөхсәтсез мигрантларга каршы кискен чараларның бер өлеше булган бу фәрманнар якын көннәрдә гамәлгә керәчәк. Сүрия, Гыйрак, Иран һәм кайбер башка мөселман илләре ватандашларын качак буларак кабул итү, аларга виза бирү дә туктатылыр дип көтелә.

Reuters һәм Associated Press хәбәр итүенчә, хакимиятләр төбәкләрдә кырыс тикшерү эшләренә керешкәнчегә кадәр АКШта сыену хокукы бирү берничә айга туктатылып торачак. Эзәрлекләүләргә дучар дини азчылыклар вәкилләре өчен генә чыгармалар булачак. Шул ук хәбәр агентлыклары, исемнәре аталмаган түрәләрнең сүзләренә таянып, Сүрия, Гыйрак, Иран, Либия, Сомали, Судан һәм Йәмән ватандашларына виза бирү туктатылачагын белдерә.

25 гыйнварда Трамп телевидениегә Мексика чигендә дивар төзелешенең якын айларда башланачагын әйтте. Мексика белән АКШ чиген биек дивар белән аеру Трампның президентлык көрәшен башлагандагы иң яңгыравык вәгъдәсе булды. Сайлау алды көрәшендә ул шулай ук Якын Көнчыгыш, Азия һәм Африкадагы мөселман илләреннән мөһаҗирләр килүне чикләячәген, качаклар агымын туктатачагын белдерде.

Баштарак ул АКШка мөселман илләреннән килүчеләрне кертүне вакытлыча туктатып тору кирәклеге турында да әйткән иде. Соңрак исә позициясен йомшартып, террорчы төркемнәр булган илләрдән килүчеләрне "тикшерүне аеруча кырыслату" турында сөйли башлады.

Трампның күп кенә тарафдарлары элекке президент Барак Обаманың илгә Сүрия качакларын кертүне арттыру карарын хөкем итә. Алар фикеренчә, Якын Көнчыгыштагы ватандашлар сугышыннан качып килүчеләр АКШта төрле һөҗүмнәр оештырырга мөмкин.

Кайбер хокук белгечләре Трампның бу карарлары аерым бер дингә карата дискриминация буларак АКШ Конституциясенә каршы килә, шуңа күрә алар мәхкәмәгә шикаять ителергә мөмкин ди.

XS
SM
MD
LG