Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ мэрлары Трампның мөһаҗирләр турындагы фәрманын үтәүдән баш тарта


Һиллари Клинтон һәм Билл де Блазио (уңда) президент сайлау кампаниясе вкытында
Һиллари Клинтон һәм Билл де Блазио (уңда) президент сайлау кампаниясе вкытында

Американың берничә шәһәре мэры президент Трампның рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрне иммиграция хезмәтенә тапшыру турындагы фәрманын үтәргә җыенмый.

Американың берничә мегаполис башлыгы чәршәмбе көнне АКШ президенты Дональд Трампның муниципаль хакимиятләргә рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрне ачыклауда Вашингтон белән хезмәттәшлек итәргә кушучы фәрманына буйсынмаячагын белдерде.

"Президент карары Нью-Йорк кануннарына тәэсир итмәячәк", дип белдерде шәһәр мэры Билл Де Блазио. Чыгышы белән Нью-Йорктан булган Трамп, федераль казнадан акча бирүне киметсә, бу җинаятьчелекне шактый киметүгә ирешкән муниципаль полициягә зыян салачак, ди Блазио. Аның сүзләренчә, полициянең җирле этник оешмалар белән хезмәттәшлеге аркасында шәһәрдә җинаятьләр кимегән.

Бостон башлыгы Марти Уолш сүзләренә караганда, Трамп карары - шәһәр кешеләренә һәм аның тарихы нигезендә яткан кыйммәтләргә каршы чыгыш. "Кем тели, шул теләсә кайчан безнең мэриянең теләсә кайсы бинасында сыеныр урын табачак", дип белдерә Уолш.

Трампка буйсынмауларын шулай ук Сиэтл, Сан-Франциско һәм зурлыгы буенча АКШта өченче урында торган Чикаго шәһәре башлыклары да белдерде. "Без "сыендыручы шәһәр" булып калабыз, кайдан гына килсә дә, беркем дә монда чит булмаячак", диде Чикаго башлыгы Рамм Эммануэль.

"Сыендыручы шәһәр"ләрнең мэрлары, президент карарының канунга каршы килүе һәм Трамп хакимиятенә аны трансфертны киметүгә юридик нигез итеп кулланырга җиңел булмаячагы хакында да белдерә.

Чәршәмбе АКШ президенты Дональд Трамп ил чикләренең иминлеген ныгыту һәм Кушма Штатларда рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрдән арыну турында ике фәрман имзалады.

Трамп фәрманнары АКШ белән Мексика арасында чик дивары төзүне, рөхсәтсез мөһаҗирләргә каршы чаралар күрелми, алар тоткарланмый һәм кулга алынмый торган шәһәрләргә федераль казнадан финанс ярдәмен туктатуны күздә тота.

Сайлау алды кампаниясе барышында Трамп рөхсәтсез яшәүче чит ил кешеләреннән арынуда федераль хакимияткә ярдәм итмәүче, "сыендыручы" шәһәрләрне җәзаларга вәгъдә иткән иде.

XS
SM
MD
LG