Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәртип FM" контенты "Болгар" радиосына бирелергә мөмкин


"Тәртип FM" радиосы тапшырулары "Болгар" радиосында дәвам итәчәк дигән хәбәр чыкты. Әлегә аны беркем дә расламады.

4 февраль "Адымнар" тапшыруында "Тәртип FM" радиосының контенты ТНВ ширкәтенә караган "Болгар" радиосына биреләчәк дигән хәбәр чыкты. ТНВның мәгълүмати тапшырулар бүлеге җитәкчесе Сәрия Хәбибуллина Азатлыкка әйтүенчә, бу хакта алар үз чыганакларыннан белгәннәр. "Артык берни дә әйтә алмыйм", диде Хәбибуллина.

ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов Азатлык соравына җавап бирүдән баш тартты. "Татмедиа" ширкәте вәкиле Алмаз Миргаязов та "сездән беренче ишетәм, миндә бернинди мәгълүмат юк," дип сүзен кыска тотты.

ТНВ җитәкчесе урынбасары, "Болгар" радиосы җитәкчесе Наилә Хәйдәрова да Азатлыкка коментар бирүдән баш тартты.

"Тәртип FM" радиосы 1 февральдән FM ешлыгында эшләвен туктатты.

Шул үк көнне Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров "Тәртип FM" радиосын саклап калу юллары эзләнә дип белдергән иде. "Без радионы саклап калу юлларын эзлибез. Радионы татар халкы ярата, тыңлый. Карар бар, вариантлар бар, алар турында соңрак әйтербез," диде Сәфәров.

Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исәгыйлова яңа FM ешлык алу өчен көрәш башлавын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG