Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Кузьмин: "Татарстан-24" каналын урыс телле итеп Мәскәү билгеләде"


Андрей Кузьмин: "Татарстан-24" каналын урыс телле итеп Мәскәү билгеләде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

7 февраль Казанда "Татарстан-24" телеканалын эшләтеп җибәрелүгә багышланган матбугат очрашуы узды. "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин бу каналның телен федераль үзәк билгеләвен әйтте. Алай да районнарда татарча яңалыклар сакланачак дип вәгъдә итте ул.

"Татарстан-24" телеканалы эшли башлауга тиздән бер ел тула. Ул "Эфир" һәм "Казан" каналларын берләштерү нәтиҗәсендә оешты. Яртылаш хосусый, яртылаш дәүләт каналы булып санала. Массакүләм матбугат чарасы буларак узган елның 30 мартында теркәлеп, кабельле челтәрдә июньнән бирле эшли.

"Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин сүзләренчә, "Татарстан-24” федераль үзәк рөхсәте белән рәсми рәвештә урыс телле телеканал буларак теркәлгән.

"Татарстан-24” каналын федераль комиссия урыс телле итеп билгеләде”, диде ул. Алай да кичке сәгать 7дә һәм иртәнге сәгать 7дә татар һәм урыс телләрендә 30 минутлык җирле яңалыкларны карап булачагын да әйтте.

Тик бу әйткәннәр әлегә үтәлми кебек. Мәсәлән, 6 февральдә чыккан яңалыклар чыгарылышында Казан һәм Чаллы тамашачысы бер генә татарча сюжет та күрмәде.

Кузьмин белдерүенчә, телеканалның төп юнәлеше - тәүлек дәвамында халыкка Татарстан яңалыкларын җиткерү, районнардагы яңалыклар чыгышын системага салу һәм саклап калу. Тамашачы игътибарына мәгълүмати тапшырулар сәгать саен тәкъдим ителә. Аларның 80 процентын республика районнарыннан җибәрелгән яңалыклар тәшкил итә.

“Татарстан 24” телеканалын "Таттелеком", "Ростелеком", "МТС", "Вымпелком", "Уфанет", "ЭР-телеком" кабельле челтәрләрдә карарга мөмкин. Потенциаль аудиториясе – 3 800 000 кеше, ди оештыручылар.

Бүген республиканың район телекомпанияләрен яңадан рәсмиләштерү эше дәвам итүе мәгълүм. 2017 ел дәвамында “Татарстан-24” каналы Яшел Үзән, Баулы, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Норлат, Әлмәт, Лениногорски һәм башка шәһәр телекомпанияләрен кертеп бердәнбер тапшырулар челтәренә әвереләчәк.

XS
SM
MD
LG