Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ТФБ Финанс" эше нигезендә тагын ике кеше тоткарланган


21 гыйнвардагы каршылык чарасы
21 гыйнвардагы каршылык чарасы

"ТФБ Финанс" инвестицияләү ширкәтендә акча урлау эше нигезендә тагын ике кеше тоткарланган. Моңа кадәр ширкәтнең җитәкчесен тоткарлаганнар иде.

Казанда "ТФБ Финанс" инвестицияләү ширкәтендә акча урлау эше нигезендә тагын ике кеше тоткарланган, дип хәбәр итә Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Аларның берсе ширкәттә актив операцияләр белән идарә итү башлыгы, икенчесе мөштәриләр хезмәте бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. Шундый ук вазифаларны алар Татфондбанкта да биләгән булган.

"Аеруча зур күләмдәге урлашу" маддәсе нигезендә ачылган җинать эшен тикшерү дәвам итә. Беренче исәпләүләргә караганда, банкка акча салучыларга 90 млн сумнан артык зыян килгән дип фаразлана. Тәртип саклау оешмаларына зыян күрүчеләрдән инде йөздән артык гариза кергән.

6 февральдә "ТФБ Финанс" инвестицияләү ширкәте җитәкчесе Тимур Вальшин зур күләмдә акча урлауда шикләнелеп тоткарланган иде. Чәршәмбе аны сак астында калдыру мәсьәләсе мәхкәмәдә каралачак.

XS
SM
MD
LG