Accessibility links

Казанда Африка студенты үтерелүгә бәйле җинаять эше ачылган


Мәхджуб Тиджани Хәсән
Мәхджуб Тиджани Хәсән

Казанда Африка иленнән килгән 24 яшьлек студентының үле гәүдәсе табылган. Ул күпсанлы пычак яраларыннан үлгән диелә.

Фаҗига Гадел Кутуй урамындагы тулай торак янында булган. Африканың Чад дәүләте ватандашының гәүдәсен пәнҗешәмбе кич очраклы рәвештә үтеп баручылар күргән. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

Ул Казан федераль университетының юридик факультетында икенче курста укыган булган диелә.

"Егетнең гәүдәсе кичә сәгать кичке унда табылды. Бу - үтерү. Иң катгый чаралар күрелергә, әлеге эш ачылырга тиеш. Ни өчен үтерелгәне турында әйтү әлегә иртә", диде журналистларга Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

"Татарстан 24" телеканалы мәгълүматларына караганда, үтерелгән студентның исеме Мәхджуб Тиджани Хәсән. Аның Facebook сәхифәсендә туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашалар.

Яңа ел төнендә Татарстанның Бөреле авылында Төньяк Корея ватандашлары белән татарстанлылар сугышкан иде. Ул вакытта төньяк кореялының берсе кыйналудан соң аңына килә алмыйча хастаханәдә үлде.

Былтыр Казанда 27 яшьлек Һиндстан ватандашы Ясир Джавед үтерелгән иде. Җинаятьчеләр әлегә кадәр табылмаган.

XS
SM
MD
LG