Accessibility links

Кайнар хәбәр

NASA Җир шарына охшаш планеталар табылуын игълан итте


TRAPPIST-1 йолдызы планеталары
TRAPPIST-1 йолдызы планеталары

22 февраль NASA галимнәре ашыгыч матбугат очрашуы оештырып, TRAPPIST-1 йолдызы тирәсендә әйләнә торган планеталар табуларын игълан итте. Табылган җиде яңа планетада су булырга мөмкин диелә.

Табылган кызыл кәрлә TRAPPIST-1 йолдызы Сукояр йолдызлыгында, Кояштан 39,5 миллион нур елы ераклыгында урнашкан. Бу чагыштырмача якын дип санала. Астрономнар җир телескоплары ярдәмендә бу йолдыз тирәсендәге өч планетны инде 2016 елда ук күзәтә алган.

Шуннан соң галимнәр бу планеталар системын "Спитцер" галәм телескопы ярдәмендә өйрәнеп, тагын дүрт планетаны таба алган. Аларның барысында да су булуы ихтимал. Элек тә галимнәрнең экзопланеталарны табу очраклары булган, ләкин беркайчан да алар Җиргә шулкадәр охшаш булмаган. "Бу чыннан да сөенечле хәбәр", дип белдерде Бельгия галиме Микель Жийон.

Табылган планеталар турында күп нәрсә билгеле түгел. Аларның атмосферы Җир яки Венера атмосферларына охшаш булырга мөмкин. Зурлыклары да төгәл билгеле түгел, тик алар Җиргә якын. Үз йолдызлары тирәсендә алар 1,5 көннән 20 көнгә кадәр вакыт эчендә әйләнеп чыга.

Планеталарның барысы да TRAPPIST-1 йолдызына якын урнашкан. Кояш системы белән чагыштырганда, бу планеталар Кояш һәм Меркурий арасында урнаштып бетәр иде.

Планеталарны табу турында хәбәр NASA оештырган конференциядә игълан ителде. Ачышның тасвирламасы шулай ук Nature журналында да бастырылган. Азатлык "Фән-фәсмәтән" шәлкеменең алдагы язмасында яңа планеталар турында тәфсилләбрәк аңлатачак.

XS
SM
MD
LG