Accessibility links

Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре Татарстан имиджы чыгымнарын киметеп үзләренә ярдәм итүне сорый


Очрашуга килгән халык
Очрашуга килгән халык

Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын кайтара алмаучылар 6 март тагын Татарстан премьер-министры һәм Татфондбанк җитәкчеләр шурасы рәисе Илдар Халиков белән очрашты.

Ике банкның мөштәриләре премьерга банкларның бөлгенлеккә төшүеннән зыян күрүчеләргә ярдәм фонды булдыру тәкъдиме белән чыкты. Фонд өчен акчаларны алар республика имиджы өчен киткән чыгымнарны киметү исәбенә Татарстан бюджетыннан алырга тәкъдим итә.

Бу хакта очрашудан соң Татфондбанк мөштәриләре вәкиле, активист Тимур Джабаров белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка куелган ультиматумга карата бернинди дә нәтиҗәле җавап булмаган.

Җыелганнарның барысы да Халиков белән очрашуга керә алмаган. Беразы Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашуга китте. Ләкин Шәймиев күренмәде. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу вакытта ул "Ел хатын-кызы" тантанасында булган.

Мөштәриләр республиканың Сәүдә-сәнәгать пулаты бинасы янына Халиков белән кабаттан очрашуга килгәч, аларны ОМОН каршы алды.

XS
SM
MD
LG