Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александра Юманова һәм Марсель Шәмсетдиновка карата мәхкәмә дүшәмбе булачак


Александра Юманова полиция бүлегеннән чыгарылды
Александра Юманова полиция бүлегеннән чыгарылды

Александра Юманова һәм Марсель Шәмсетдиновка карата административ тәртип бозу турында протокол төзелгән.

Бүген пикетта тоткарланган "Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре берлеге" җитәкчеләрнең берсе Александра Юманова "Вишневский" полиция бүлегеннән чыгарылган. Аңа карата административ тәртип бозу протоколы төзелгән, ягъни 4 март көнне Татфондбанк һәм Интехбанктан зыян күрүчеләрнең Татарстан сәүдә-сәнәгать пулатыннан хөкүмәт йортына барып, җитәкчелек белән очрашу уздырырга тырышу истә тотыла. Ул вакытта алар хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков белән очрашып аңа үз таләпләрен җиткерде.

Юмановага 13 март көнне мәхкәмәгә килү турында белешмә тапшырылган. Дүшәмбе көнне ул "Вишневский" полиция бүлегенә килергә тиеш булачак, ә аннан инде полиция хезмәткәрләре белән Казанның Вахитов район мәхкәмәсенә юл алачаклар.

Юмановага 10-20 мең сум штраф, 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт яисә 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү яный. Юманова үз гаебен танымый.

"Вишневский" полиция бүлеге янында Юманованы бүген пикетта катнашкан Татфондбанкның 20 мөштәрие каршы алды.

Элегрәк ПАРНАСның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов тоткарланган иде. Аңа да шундый ук протокол төзелде. Мәхкәмә сәгать 13.00ка кадәр генә эшләү сәбәпле, Шәмсетдиновка мәхкәмәгә дүшәмбе килү белешмәлеге тапшырылды һәм ул полиция бүлегеннән чыгарылды.

Бүген Казанның Петров паркында Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренең, шулай ук Татарстанда өлешләп түләп фатир алуда алданучыларның һәм "өйләре сүтелүче"ләрнең пикеты узды. Оештыручлар сүзләренчә, анда 800-1000 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG