Accessibility links

Кайнар хәбәр

Денисның әнисе армиядә улыннан акча таләп иткәннәр дип шикләнә


Денис Хәмидуллин җеназасы. "Наша газета" фотосы
Денис Хәмидуллин җеназасы. "Наша газета" фотосы

Екатеринбур хәрби бүлегендә асылынган дип әйтелгән 19 яшьлек Денис Хәмидуллин соңгы вакытта туганнарыннан хисабына акча җибәрүне сорый торган булган. Әнисе армиядә улыннан акча таләп иткәннәрдер дип шикләнә.

19 яшьлек Денис Хәмидуллиның Екатеринбур хәрби бүлегендә үлүе турында Азатлык инде язган иде. Вәгъдә иткәнебезчә, бүген Денисның әнисе – Октябрь районы Бикбай авылында яшәүче Динә Хәмидуллина белән аралаштык.

– Денис белән соңгы тапкыр кайчан сөйләштегез?

– 5 яки 6 мартта шалтыраттым. Ул вакытта аның кәефе юк иде. Кайбер сорауга җавап та биреп тормады. Аннары тагын 7 мартта шалтыраттым, сөйләштек-сөйләштек тә ул вакытта телефоны кинәт кенә сүнеп китте. Тагын бер кат шалтыратып тормадым инде. Нәкъ шул көнне төнлә ул асылынган, диделәр.

– Берәр нәрсәдән зарланмадымы?

– Акча сорый иде инде. Җитмидер дип сала идек. Башка зарланмады.

– Аена күпме сала идегез?

– Төрле чак була иде. 5 мең сум салган чаклар да булгалады. Кыйныйлардыр дип уйлап сала идек инде. Апасыннан да сораган. Кызыбыз инвалид, Пермьдә яши. Ул безгә бу хакта әйтмәде. Аңа шушы сәгатькә кадәр өлгертергә кирәк дип әйткән булган ике тапкыр. Ул да тизрәк биш мең сум салган, аннары тагын бер мең ярым сум салган.

Денис Хәмидуллинны (уртада) армиягә озату, дәү әтисе Габдерәшит, апасы Эльвина, әтисе Илфат, әнисе Динә һәм туганнары Мәүлидә
Денис Хәмидуллинны (уртада) армиягә озату, дәү әтисе Габдерәшит, апасы Эльвина, әтисе Илфат, әнисе Динә һәм туганнары Мәүлидә

– Шулкадәр акча нәрсәгә кирәк булды икән?

– Белмим, анысын әйтми иде. Апансына да әйтмәгән. Апасы да шул кыйныйлардыр дип уйлаган да салып җибәргән инде. Ул аңарга берничә тапкыр: "Шундый проблемнар, белсәң иде" дип әйткәләгән булган. Безгә исә әйтмәскә кушкан.

– Ул бу сүзләрне күптән әйткәнме?

– Гыйнвар, февраль аенда.

– Берәр җәберләүләр турында әйтмәгәнме?

– Юк, анын яшергән ахры. Кыйныйлар дип сөйләп йөрмәс бит.

– Денис белән еш аралаша идегезме?

– Армиягә алынгач барлыгы өч тапкыр бардык. Соңгы тапкыр 30 октябрьдә аның янында булдык. Башка инде бара алмадык.

Безнең өйдә телефон тотмый, чөнки элемтә начар. Шуңа башка җиргә барып сөйләшергә туры килә иде. Көн дә сөйләшкән вакытлар да булды, атна буе сөйләшә алмаган чаклар да булгалады.

– Аның телефоны бар идеме?

– Телефоннары гел үзләрендә була иде. Кайсыбер вакытта командирына шалтырата идем дә, ул "Әниең шалтырата, сөйләш" дип Дениска әйтеп куя иде.

Денисның үлеме турындагы документ
Денисның үлеме турындагы документ

– Сезгә үлеме турында кайчан хәбәр иттеләр.

– 8 март көнне башта Пермьдә яшәгән кызыбызга телефоннан хәбәр иткәннәр. Безнең бит өйдә телефон тотмый. Аннары инде без белдек. 9 мартта Екатеринбурга чыгып киттек. Баруын-бардык, әмма безгә малайны күрсәтмәделәр. "Он уже опознан. Нельзя" диделәр. Без ышандык. Ныграк торырга кирәк булган шул. Шуннан кайтып киттек.

– Денисның мәетен алып кайттыгызмы?

– Юк. Аны авылга 11 мартта гына алып килделәр. Шуннан инде башында ике шеш бар дип карадык, сул колагы күгәргән иде, муены киселгән. Анысына бик аптырадык. Муенын ник кисәргә кирәк булды икән инде?

– Туганыгыз Фәридә ханым Азатлыкка асылынган эз күрмәдем дигән иде. Тәнендә асылынган эз бармы?

– Асылынса күгәргән урын булырга тиеш, диләр. Карадык-карадык андый күгәргән җирне тапмадык. Шуңа асылынган диюләренә шикләнәбез. Тәнендә кабыргалары кып-кызыл иде. Авыл фельдшеры "Мәет таплары" дип әйткән булды инде. Әмма мәет таплары андый булырга тиеш түгел ди кешеләр.

– Башка бернинди экспертиза ясатырга уйламадыгызмы?

– Юк, уйламадык шул. Борчылудан күзгә берни күренмәде. Без бит барысы да яхшыдыр дип уйлый идек. Чөнки ул элек өлкәнрәк чакырылучылар җәберли дип әйтә иде, әмма аларның соңгылары ноябрь урталарында кайтып китә, дигән иде. Шуннан без тынычландык.

Денис Хәмидуллин
Денис Хәмидуллин

– Сез Денис акча сорый иде, дисез. Баргач бу хакта командирына әйтмәдегезме?

– Юк шул. Анда күбрәк контрактниклар хезмәт итә иде, алар акча сораган микән?

– Бу акча сорау кайчаннан башланды соң?

– Гыйнварларда. Элек бер сораган иде. Ул вакытта аяк киеме алырга кирәк дип аңлатты. Бәлкем ул вакытта да таләп иткәннәрдер.

– Хәзер берәр тикшерү барамы? Сезне хәбәрдә тоталармы?

– Екатеринбурда бара инде ул. Безгә шалтыратып белешеп торырга кирәк буладыр инде. Өйдә телефон тотмагач авыррак шул.

* * *

Азатлык мәгълүмат алырга теләп Денисның хәрби бүлек командиры, полковник Михаил Щербаковка да шалтыратты, әмма ул журналист шалтыратуын ишетүгә телефон трубкасын ташлады.

XS
SM
MD
LG