Accessibility links

Казанда тәрәзәләр ватып, диварларга язуда шикләнелүчеләр тоткарланган


Казанда вандаллар тәрәзәләрне ватып диварларга язулар язды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Казан полициясе Сынлы сәнгать музее, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан рәссамнары берлеге биналарының тәрәзәләрен ватып, диварларына кара төстәге граффити ясап китүдә шикләнелүчеләрне тоткарлаган.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 20-25 яшьләрдәге өч егет тоткарланган. Алар "Граффити" дип аталган хәрәкәт вәкилләре булырга мөмкин, диелә. Хәрәкәт әгъзалары диварларга үзләренә генә аңлашылган язулар, билгеләр ясап йөри.

Тоткарланучыларга карата "Хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

19 март Казанда билгесез кешеләр Сынлы сәнгать музее, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан рәссамнары берлеге биналарының тәрәзәләрен ватып, диварларына язып киткән иде.

Шул ук көнне битлек кигән билгесез кешеләр Даурия урамындагы кафега һөҗүм итте. Полиция әлеге һөҗүмдә шикләнелүчеләрне дә тоткарлаган дип белдерелә.

16 мартта "Алтын" сәүдә үзәгенә битлек кигән билгесез кешеләр кереп витриналарны ватып номерсыз машиналарга утырып качты.

Һөҗүм оештыруда шикләнелүчеләрнең берсе тоткарланган, тагын берничәсенең эзенә төшкәннәр дип хәбәр ителде. Тикшерү эше Татарстан эчке эшләр министрлыгының аерым контролендә.

XS
SM
MD
LG