Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тамырсыз яши алмаган агач кебек, кешеләр дә үз тамырларына тартыла"


Инера Сәфәргалиева белән Жан Потье очрашуны алып бара. Наил Заһретдинов фотосы
Инера Сәфәргалиева белән Жан Потье очрашуны алып бара. Наил Заһретдинов фотосы

22 март Франциянең Тулуза шәһәрендә Татарстан һәм татарларга багышланган "Окситания һәм Татарстан" дигән чара узды. Оештыручылар сүзләренчә, чараның максаты – французларга бай татар дөньясын таныту. Татар теле ике миллион кеше генә сөйләшкән окситан теле хәленә калмасын иде, ди алар.

Инера Сәфәргалиева тумышы белән Үзбәкстаннан. Франциягә 11 ел элек күченгән, тормыш иптәше – француз Жан Потье. Инера ханым белән ул оештырган чара турында сөйләшеп алдык.

– Инера ханым, Франциядә мондый конференцияне нинди максаттан оештырдыгыз?

– Элекке cовет илләреннән чыккан кешеләрдә үзенчәлекле акцент бар, монда аны "рус акценты" дип атыйлар. Акцентны ишетүгә үк Франциядә еш кына кешенең килеп чыгышы турында сораша башлыйлар. Шуңа күрә миннән кем икәнемне еш сорашалар. Мин исә горурлык белән татар икәнемне әйткәндә, күп французның татарларның кем һәм кайдан булуын белмәүләре ачыклана. Шул сәбәпле ирем белән бергә француз телендә татарлар турында сөйли торган сайт оештырырга булдык.

Көнбатыш илләренә татар дөньясын тәкъдим итү теләге шулкадәр зур булып чыкты, моның белән генә чикләнмәскә булдым. Шулай итеп, барлык эшләремдә миңа һәрдаим ярдәм итә торган ирем белән бергә җирле конференция дә оештырырга булдык. Безгә "Convegencia occitana" дип аталган җирле оешма да ярдәм итте. Бу – төрле халыклар арасында мәдәният, тел, туризм, мәгариф өлкәләрендә халыклар арасында хезмәттәшлек максатын куйган оешма.

Инера Сәфәргалиева
Инера Сәфәргалиева

– Чараның програмы нинди иде? Нинди кызыклы темалар күтәрелде?

– Беренчедән, биредә мин оештырган "Окситания һәм Татарстан" ассоциациясен башлап җибәрү һәм тәкъдим итү чарасы булды. Алга таба аның кысаларында актив эшчәнлекне алып бару нияте бар.

Конференцияне үзен ирем белән мин алып бардым. Татар дөньясының географик һәм тарихи презентациясе булды. Чыңгыз хан, Алтын Урда, Казан ханлыгын яулап алулардан бүгенге көнгә кадәр тарихи экскурс ясалды. Татарларның Русия тарихында никадәр әһәмиятле роль уйнавы аңлатылды. Чараны Казан янындагы "Барлык диннәр гыйбадәтханәсе" турында кыскаметражлы фильм белән тәмамладык.

– Кемнәр катнашты, тыңлады?

– Чара тулысы белән француз телендә французлар өчен үтте. Бу аларга – моңа кадәр белмәгән яңа дөньяны ачу. Һәм татар дөньясы белән кызыксыну бик киң булып чыкты, миңа шактый күп кеше кызыксынып язды. Төрле катлам француз кешеләре, хәтта җирле администрация вәкилләре дә катнашты. Биредә укый торган һәм эшләгән татар һәм рус кешеләре дә булды.

– Үзегез татар темасы белән нигә шөгыльләнә башладыгыз?

– Үзем, кызганычка каршы, татар телен начаррак беләм, татар мәктәбендә укымадым. Үз вакытында Үзбәкстанда татар мәктәпләре юк иде, гаиләләр исә балалары белән күбрәк русча сөйләшкән, имеш мәктәпләрдә уку җиңелрәк була дип. Моны зур хата дип саныйм, чөнки балаларның татарча уйламау гына түгел, татарча сөйләшә белмәү проблемы килеп чыкты. Шулай да, зур авырлык, үзбәк акценты һәм хаталар белән булса да, татарча сөйләшергә тырышам.

Франциядә яшәп, тамырларымнан өзелгәнемне сиздем. Аеруча әнием вафат булганнан соң, аның белән бергә кызыклы, матур, бай мәдәниятле татар дөньясын да югалтуымны аңладым. Әти-әнием исән чакта әле боларны аңламый идем. Бары тик хәзер тамырсыз яши алмаган агач кебек кешеләргә дә үз тамырларына тартылу ихтыяҗына төшендем. "Мин тамырларсыз яши алмыйм, алар миңа кирәк, аларны торгызырга кирәк" дигән нәтиҗәгә килдем һәм хәрәкәт итә башладым да.

– Җирле окситан теленең хәлен дә белү кызыклы булыр иде. Аның хәле ничегрәк? Күпме кеше сөйләшә, матбугат, мәктәпләр бармы?

– Татар теле белән чагыштырганда окситан теленең хәле мөшкелрәк. Җирле төбәк телевидениесендә атнага бер тапкыр окситан телендә 15 минутлык тапшыру күрсәтелә. Матбугат юк диярлек, бары тик мәгълүмати брошюралар чыгарыла, интернетта бераз мәгълүмат бар.

Окситания харитасы
Окситания харитасы

Мәктәпләргә килгәндә, Окситания буйлап берничә мәктәп бар. Ләкин үз телләрен алар бары тик 12 яшькә кадәр генә өйрәнәләр. Тик биредә җирле телне торгызу, яшәтү өчен актив эш алып баралар, минем кебек үк үз телләренә битараф булмаган кешеләр бар. Окситан сәяси фиркасе дә эшләп килә.

* * * *

Азатлык радиосы шулай ук чарада катнашкан Наил Заһретдинов белән дә элемтәгә керде. "Чара чыннан да бик кызыклы узды. Бик сыйфатлы лекцияләр булды, теманы тулысынча ачтылар. Татар тарихына бәйле кызыклы фактлар сөйләнде, аеруча Окситания белән параллель үткәрү ошады. Чарадан соң Инера ханым әзерләгән чәкчәк белән сыйландык, ирекле сөйләшү булды", дип сөйләде ул безгә.

Белешмә

Окситан төбәге – Франциянең көньягында урнашкан тарихи төбәк. Шулай ук тарихи җирләре Испания һәм Италиянең кечкенә өлешләренә дә карый. Төбәктә 16 миллион кеше яши.

Окситан теле – җирле халык теле, аны шулай ук провансаль теле дип тә атыйлар. Каталан теленә якын. Бүгенге көндә окситан телен 2 миллионлап кеше белә дип санала. Диалектлары нигездә сөйләм телендә генә кулланыла. Каталониядә рәсми тел статусына ия. Википедиянең окситан бүлегендә 83 меңнән артык мәкалә бар (чагыштыру өчен: татар телендә 70 мең).

XS
SM
MD
LG