Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда оппозиция җитәкчеләре тоткарланды


Марсель Шәмсетдинов һәм Эльвира Дмитриева митингта. Казан, 26 март 2017
Марсель Шәмсетдинов һәм Эльвира Дмитриева митингта. Казан, 26 март 2017

Казанда коррупциягә каршы митингтан соң битлекле полиция хезмәткәрләре Алексей Навальныйның Татарстандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриеваны тоткарлады. Митингта ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Шәмсетдинов тоткарланды.

Казанда 26 мартта коррупциягә каршы митингны оештырган активист, Алексей Навальныйның Татарстандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриеваны битлекле кешеләр тоткарлап полиция бүлегенә алып киткән. Бу турыда аның белән бергә машинада булган кеше хәбәр итә.

Эльвира Дмитриеваны тоткарлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00

Бу хәл алдыннан Дмитриева Казан урамнарында үзен Kia машинасында эзәрлекләүләре, юл читенә кысрыклаулару турында хәбәр иткән иде.

Казанда 1500ләп кеше катнашындагы митингта бүген полиция ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Шәмсетдиновны да тоткарлады.

Марсель Шәмсетдиновны тоткарлау мизгеле
Марсель Шәмсетдиновны тоткарлау мизгеле

"Ачык Русия"нең Татарстан бүлеге вәкиле Илья Новиков белдерүенчә, Шәмсетдиновны 18 мартта узган митингта алдан хәбәр ителмәгән темага чыгыш ясау сәбәпле тоткарлаганнар.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG