Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янындагы М-7 юлында йөк машиналары йөртүчеләр ризасызлык чарасы уздыра


М-7 юлында йөк машиналары тезелеп киткән
М-7 юлында йөк машиналары тезелеп киткән

Казан янында М-7 юлында йөк машиналары йөртүчеләр "Платон" системына каршы ризасызлык чарасы уздыра.

Дүшәмбе иртәнге сәгать тугыздан башлап М-7 трассасында юл буйлап 200ләп йөк машинасы тезелгән, дип хәбәр итә Азатлык хәбәрчесе. Чарада шулай ук йөк ташу белән шөгыльләнүче оешма вәкилләре дә катнаша.

Моннан тыш, юлда полиция хезмәткәрләре, ОМОН вәкилләре сакта тора.

Ризасызлык чарасында катнашучыларның төп таләбе – "Платон" системын гамәлдән чыгару.

"Платон" системына каршы ризасызлык чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

Бүген шулай ук Русиянең башка шәһәрләрендә дә йөк машиналары йөртүчеләр каршылык чаралары уздыра. Татарстан юлында тукталучылар Русиянең башка йөртүчеләренә теләктәшлек белдерә.

"Платон" системы аша түләү 2015 елның 15 ноябрендә кертелде. Бу систем кертелү авыр машиналарның юлларга зыянын каплау өчен дип белдерелде. Машина йөртүчеләрдә әлеге түләү зур ризасызлык тудырды, әледән-әле каршылык чаралары булып тора.

2017 елның 15 апреленә кадәр "Платон" түләүләренә ташламалар каралды. Авырлыгы 12 тоннадан арткан машиналарга федераль юллардан үткән өчен түләү чакрымга 1,53 тиен иде. 3 февральдә Русия хөкүмәте әлеге бәяне ике тапкыр арттыру турында карар чыгарды. Йөк ташучылар үз ачуларын белдергәннән соң, 24 мартта Дмитрий Медведев тарифны 25 процентка гына арттыру турында карар кылды. 15 апрельдән бер чакрым 1,91 тиен булачак.

XS
SM
MD
LG