Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тоткарланган Казан активисты Эмил Гәрәев 10 тәүлеккә хөкем ителде


Эмил Гәрәев Инстаграмда алып барган җанлы видеотапшырудан бер күренеш
Эмил Гәрәев Инстаграмда алып барган җанлы видеотапшырудан бер күренеш

"Ачык Русия" хәрәкәтенең Казандагы активисты Эмил Гәрәевне ике көн сак астында тотканнан соң, сишәмбе иртән, башка дистәләрчә активистлар белән бергә Мәскәүдәге "Тверской" мәхкәмәсенә алып килгәннәр. Хөкемдар 10 тәүлек сак астында тоту җәзасын бирде, дип хәбәр итте Эмил Инстаграм челтәрендә алып барган җанлы видеотапшыруда.

Активист социаль челтәрләрдәге җанлы видеотапшыруда кайда алып барулары, нинди шартларда тотылуы хакында хәбәрләр чыгарып барды. Азатлык сорауларына җавап биргәндә ул, Мәскәүдәге чаралар вакытында полициягә каршылык күрсәтү, хакимияткә каршы шигарләр кычкыруда гаепләнгәнен хәбәр итте.

"Чынлыкта исә мин каршылык күрсәтмәдем, кулларны артка каерып алып киттеләр һәм мин бернәрсә дә кычкырмадым, дәлил итеп үзем төшергән видеоларымны күрсәтә алам" диде ул Азатлыкка.

Эмиль Гәрәев "Ачык Русия" хәрәкәтенә нигез салган сәясәтче Михаил Ходорковский белән
Эмиль Гәрәев "Ачык Русия" хәрәкәтенә нигез салган сәясәтче Михаил Ходорковский белән

"Ачык Русия" хәрәкәте активисты Эмил Гәрәев әйткәнчә, иректән мәхрүм итү җәзасын кайда үтәчәге әлегә билгеле түгел. "Хәзер утырган "Преображенский" полиция бүлегендә калуны теләмәс идем, чөнки анда шартлар бик начар. Камера кечкенә, тәрәзәләр карангы, һава тәрәзә янындагы торбачыклардан гына кереп тора", диде ул.

Гәрәев әйтүенә караганда, аның телефоны үзе янында, дуслар аңа кирәкле җиһазларны, ашамлыкларны да китереп тора.

Ул алып барган җанлы видеотапшыруга караганда, аның белән бергә тоткарланган яшьләр күңелләрен төшерми, мәхкәмәдән рәшәткәле машинада кайтып барганда көлешеп, җырлар җырлый иде.

Сишәмбе көнне "Ачык Русия" хәрәкәтенең Казандагы вәкиле Илья Новиков эше дә мәхкәмәдә каралды. Аның әйтүенә караганда, аны 26 мартта Казанда коррупциягә каршы митингта хөкүмәткә каршы сүзләр әйтүдә гаеплиләр.

Шулай ук, "ПАРНАС" фиркасенең Татарстандагы бүлеге башлыгы, 26 марттагы урам җыенын оештыруда гаепләнгән Марсель Шәмсетдинов һәм сәясәтче Алексей Навальныйның Казандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриева да җаваплылыкка тартыла.

XS
SM
MD
LG