Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия башлыгы Александр Соловьев тоткарланган


Александр Соловьев
Александр Соловьев

Удмуртия башлыгы Александр Соловьев Ижау шәһәрендә тоткарланган һәм Мәскәүгә китерелгән. Русия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко журналистларга хәбәр итүенчә, Соловьев 140 миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә.

"Ике аеруча авыр җинаять кылу белән бәйле Удмуртия башлыгына карата җинаять кодексының 290.6 маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды (Дәүләт эшендә хезмәт итүченең аеруча зур күләмдә ришвәт алуы). Фактлар Тикшерү комитеты һәм Федераль иминлек хезмәте тарафыннан ачыкланды", диде Петренко.

Тикшерү версиясенә караганда, 2014-2016 елларда Соловьев Камбарка шәһәре тирәседә Чулман (Кама) һәм Буй елгалары аша күпер төзү белән шөгыльәнүче оешма вәкилләреннән акчалата 139 миллион сум ришвәт алган. Моннан тыш, 2,7 миллион сум күләмендә коммерцияле оешманың өлешен алган.

Моның өчен Соловьев федераль һәм төбәк казнасыннан түләүне тизләтүне, җир астында геология тикшерүләре уздыруга лицензия бирүне һәм ком чыгаруга рөхсәт бирүне вәгъдә иткән.

Русия президенты Владимир Путин Удмуртия башлыгы тоткарлануын белә. Бу хакта президент сүзчесе Дмитрий Песков белдерә.

Соловьев Удмуртия белән 2014 елның сентябреннән җитәкчелек итә. Ул сайлаучыларның 84,84 процент тавышын җыеп сайлауда җиңгән иде.

XS
SM
MD
LG