Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Үзәк банкы Татагропромбанкның лицензиясен алды


Русия Үзәк банкы Татагромпромбанкның лицензиясен алды. Әлеге банкның бер бүлеге буларак "Партнерлык банкингы үзәге" эшли иде. Аның да лицензиясе алынды.

Әлеге карар Татагрпромбанкның капиталы тулысынча югалу сәбәпле кабул ителгән диелә Русия банкы хәбәрендә. Регулятор фикеренчә, әлеге банк Татфондбанк җитәкчелек иткән банклар төркеменә кергән кредит оешмаларын финанслаган булган.

Татагропромбанкның бер бүлекчәсе буларак Казанда "Партнерлык банкингы үзәге" эшли иде. Ул эшчәнлеген ислам банкингы кагыйдәләренә нигезләнеп алып бара иде. Бу үзәкнең дә эшчәнлеге туктатылган. "Партнерлык банкингы үзәге" хезмәткәре белдергәнчә, физик затлар иминиятләштерелгән кертемнәрен ала алачак. Әлегә Иминиятләштерү агентлыгынннан җавап көтәләр.

Татфондбанк һәм Интехбанкның лицензияләрен алганнан соң, Татагропромбанкта 0,6 млрд сум күләмендә бурыч барлыкка килгән. Моннан тыш, Татагропромбанк тиешле оешмаларга мәгълүмат биргәндә җинаять юлы белән табылган керемне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы кануннар таләбен үтәмәгән, диелә.

Банкта вакытлы идарә кертелгән. Федераль кануннарга ярашлы, кредит оешмасының вәкаләтләре тукталып тора.

Активлар күләменә караганда, 2017 елның 1 мартына Татагропромбанк Русия банк системында 400нче урында торган.

XS
SM
MD
LG