Accessibility links

Сүриядә химик корал кулланылу нәтиҗәсендә корбаннар саны арта


Идлибтә 4 апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана
Идлибтә 4 апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана

Суыгшчылар контролендә булган Хан-Шәйхун шәһәрендә 4 апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана. Әлеге һөҗүмнең корбаннары 72гә җитте.

Сишәмбе Идлиб вияләтендә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә ким дигәндә 72 кеше һәлак булган. Аларның яртысы балалар һәм хатын-кызлар дип белдерә "Сүриядә кеше хокуклары торышын күзәтү үзәге". Җирле табиблар фаразлавынча, тыныч халык химик корал куллану аркасында һәлак булган.

Бәшәр Асад режимына ярдәм итүче Русия вәкиле белдерүенчә, 4 апрельдә Сүрия һава көчләре Хан-Шәйхун шәһәренең көнчыгышында агулы маддәле корал саклагычларына һөҗүм оештырган. Саклану министры Игорь Конашенков сүзләренә караганда, әлеге корал "сугышчы-террорчылар" тарафыннан ясалган һәм Гыйрак белән Сүриягә җибәрелгән.

Кушма Штатлар Сүрия президенты Бәшәр Асад режимын Идлиб вияләтендә химик корал куллануда гаепләде. "Цивилизацияле дөнья моңа битараф кала алмый", диелә Ак Йорт белдерүендә.

Бүген БМОның Иминлек шурасы Сүриядә куркыныч корал куллану турындагы көнбатыш илләр тарафыннан әзерләнгән резолюцияне караячак.

XS
SM
MD
LG