Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бөтен өммәт исеменнән бардым, хәзер алар һәр мөселманны террорчы итәчәк"


Ильяс Никитин
Ильяс Никитин

Петербур метросындагы шартлаудан соң Ильяс Никитинга озын сакал һәм түбәтәй кигән өчен генә "террорчы" исеме тагылды. Ул хәзер зыян күрә, эшеннән дә алмакчылар. Азатлык аның белән элемтәгә керде.

Петербур метросында шартлау булып, берничә сәгать узуга ук күп кенә матбугат чаралары “террорчы”ның фотосын бастырып чыгарды. Метрога кереп барганда сурәткә төшерелгән бу ир-ат кара чапаннан, озын сакаллы, башында - татар түбәтәе иде. Шик астына алынучы әлеге кеше Башкортстанда туып-үскән Андрей Никитин исемле кеше булып чыкты.

Берничә ел элек ул ислам кабул итеп, үзенә Ильяс исемен алган. Ильясның (Андрей) әтисе – урыс милләтеннән, әнисе – татар, аны кечкенәдән әнисенең ата-анасы – картатае белән нәнәе карап үстергән.

Ильяс – хәрби. Рязаньдагы хәрби училищены тәмамлаган, Чечняда хезмәт итеп, капитан дәрәҗәсендә отставкага киткән. Хәзер ул Уфадагы "Ләлә-Тюльпан" мәчете мәдрәсәсендә белем ала.

Петербур метросында шартлау булган көнне туганнары аңа теракт ясауда гаепләнүе турында хәбәр җиткерәләр. Ильяс шунда ук үз теләге белән полициягә бара һәм үзенең гаепсез икәнлеген белдерә. Хәл ачыкланып, аның гаепле түгелеллеге исбатлангач та, Ильяс җәмгыять арасындагы гаепләүләрдән котыла алмый һәм зыян күрә. Шартлаудан соң барысы да ачыклангач, ул Петербурдан Башкортстанга кайтыр өчен башта Мәскәүгә оча, әмма Мәскәүдә юлчылар аны очкычка утыртмауны таләп итә. Ул Мәскүдә калырга мәҗбүр була. Мәскәү метросында аны тагын бер кат полиция тоткарлый, ә Түбән Вартадагы эш урынына шалтыратып (ул зур йөк машинасын йөртүче), аны эшеннән алуларын таләп итәләр.

Азатлык Ильяс Никитин белән элемтәгә кереп, бу хәлләрнең нечкәлекләрен сорашты.

– Петербурда килеп туган хәл аркасында сезне эшегездән алганнар икән дигән хәбәр таралды. Бу дөресме?

– Эштән җибәрергә маташалар. Мин әле Түбән Вартага барып җитмәдем, ләкин эштән куу ихтималлыгы турында миңа инде җиткерделәр. Әле эштә җитәкчелек белән очрашмадым.

– Сезне “террорчы” дип хәбәр тараткан матбугат чараларын рухи зыян салган өчен мәхкәмәгә бирергә җыенмыйсызмы?

– Мин әле ничек эшләргә кирәклеге турында юристлар белән сөйләшмәдем, әлегә берни белмим.

– Җәмгыятьтә мөселманнарга булган тискәре мөнәсәбәткә сез ничек карыйсыз? Мөселманнардан, исламнан куркалар дип санамыйсызмы?

– Бөтен җәмгыять алай уйлый дип әйтү дөрес түгелдер. Мәсәлән, иминлек хезмәтеннән булган кешеләр белән сөйләшкәндә алар үзләрен тыныч тотты. Петербурдан мин бер проблемсыз чыгып киттем. Әлбәттә, мөселманнарга начар караучылар да бар, әмма алар азчылык.

Мәскәүдә метрода тоткарлагач озак тоттылармы? Нәрсәдә гаепләделәр?

– Юк, озак түгел. Эшнең нидә икәнен ачыклагач, җибәрделәр, 15 минут чамасы гына тоттылар.

– Аннары юлчылар сезнең белән бер очкычка утырудан баш тарткан...

– Бу минем өчен авыр мәсьәлә. Миңа билет бәясен кире кайтардылар, әмма хокукый яктан бу ничек бәяләнергә мөмкин – мин әлегә белмим, нечкәлекләренә төшенмәдем.

Петербурдан очканда да шундый хәл килеп туды. Юлчылар каршы килде, әмма очкыч командиры җаваплылыкны үз өстенә алып катгый карар кабул итте, безне очып китү юлына тарттырып алып килделәр дә без очып киттек. Петербурдан Мәскәүгә очканда бу мәсьәлә хәл ителде, ә менә Мәскәүдә мине барыбер рейстан төшерделәр.

– Сез һәрвакыт кара кәләпүштән йөрисезме? Бу игътибарны җәлеп итәдер?

– Ул кара түгел, ә куе зәңгәр. Бу минем көндәлек киемем. Моңарчы чагыштырмача тыныч карыйлар иде. Игътибар бар инде барын. Кемгәдер милләтләр һәм кешеләр арасында талаш чыгарырга кирәк...

– Матбугат чараларында “террорчылыкта шикләнелә” дип үзегезнең фотоны күргәч, нинди хисләр кичердегез? Ни өчен полициягә үзегез барырга булдыгыз? Курыкмадыгызмы?

– Нәрсәдән куркырга? Мин явыз уй белән бармадым, сәлам биреп бардым. Бөтен өммәт исеменнән бардым, чөнки хәзер бөтен мөселманнарны террорчы дип атаячаклар. Шуның өчен бардым.

– Хәзер тәртип саклау оешмалары тарафыннан сезгә инде сораулар калмадымы?

– Юк, калмады. Шикләнүләр шунда ук алынды, ә 12 сәгатьтән гаепле түгеллегем турында карар да чыкты.

– Ә хәзер сез кайда? Мәскәүдән китә алдыгызмы?

– Әйе, мин хәзер Уфада, Мәскәүдән автотранспорт белән киттем.

XS
SM
MD
LG