Accessibility links

Кайнар хәбәр

500 сум бирәбез дигән митинг миңа 1500 сумга төште


"Террорга урын юк. Безне куркыта алмассыз" митингы, 6 апрель, Казан
"Террорга урын юк. Безне куркыта алмассыз" митингы, 6 апрель, Казан

Безне ширкәтебездән "Террорга урын юк. Безне куркыта алмассыз" митингына 500 сум акча бирәбез дип ихтыяри-мәҗбүри җибәрделәр.

6 апрель Казан Кирмәне янында "Террорга урын юк. Безне куркыта алмассыз" митингында катнашу миңа хәйран сумга төшәр ахыры. Салкын тидереп кайттым мин аннан. "Кирәк-кирәкмәгән җиргә барып йөрмәссең", диярсез сез. Юк шул! Безне анда ихтыяри-мәҗбүри җибәрделәр. Җитәкчелек: "Картлар бармас инде, яшьләр барырга тиеш", дип бүлмәдән-бүлмәгә йөреп әйтеп чыкты. 500 сум акча да вәгъдә иткәч, бәяләр күтәрелгән, бөтен нәрсә кыйммәтләнгән бу заманнарда шәп булыр ул дип митингка барырга бик теләмәсәк тә ризалаштык.

Мин Казаннын зур гына бер ширкәтендә эшлим. Хакимият оештырган митингларга кеше кирәк булса, гел безне җибәрәләр. Сайлау алдыннан булган митингка 1000 тәңкә биргән иделәр. Монсына 500 сумнарын кысканнар булып чыга. Күрәсең, илдә хәлләр алай ук шәптән түгел. Без ширкәтебездәге 25ләп кеше кесәгә керәсе 500 сумга өметләнеп, кем автобуста, кем үз машинасында "Безне куркыта алмассыз"га киттек.

Мәйданда ширкәтебезнең һөнәр берлеге җитәкчесен эзләп табып аның янына җыелдык. Зур гына кәгазьгә фамилияләребезне язып алды ул. Аннан күмәкләшеп фотога да төштек. Янәсе хисап өчен кирәк икән. Аннан митингка агылган халыкка иярдек. Кайтып китсәк тә була иде инде, әмма Татарстан президенты аппаратыннан да кеше булачак, басып тору кирәк дигәч, сүз тыңладык.

Өтте генә безне салкын җил. Катып беттек. Алдан белгән булсак, җылырак киенеп килгән булыр идек. Митинг буласын көнендә генә әйттеләр бит. Шулай да шат күңел белән, шаярышып-көлешеп тордык. Сәхнәдә кемнәр чыгыш ясаганын, ни сөйләгәннәрен дә ишетмәдек тә, белмәдек тә, чөнки барыбыз да "Безне куркыта алмассыз" дип кенә терроризмны җиңә алмаячакларын да яхшы аңлый иде.

Митингка җыелган халык арасында бу чараны соңгы вакытта күбәеп киткән ризасызлар митингына каршы оештырганнар инде дип сөйләнүчеләр дә булды. Банклар кризисында зыян күрүчеләр дә, алданган дольщиклар да, "Платон" системына каршы машина йөртүчеләр ризасызлыгы көчәйде бит.

Митингта төрле фирка вәкилләре актив булды. Мине ЛДПРга кыстадылар, хәтта "Матиз" машинасы бирәбез дип тә кызыктырдылар. Исем китмәде. Инде борыннар тәмам кызаргач, заводыбызның һөнәр берлеге башлыгы яныбызга килеп: "Югарыларга хисап тоттык, туңсагыз, барыгыз кайтыгыз инде", дигәч, мәче тизлеге белән тайдык. Безгә шул сүз генә кирәк иде.

Бу митингта салкын тидердем, һич кенә дә рәтләнеп бетә алмыйм әле. Вәгъдә иткән 500 сумны кайчан бирәселәре билгеле түгел. Савыгыр өчен алган даруларга 1500 сумнан артык акча тоттым инде.

Эльвира Хәмитова
Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG