Accessibility links

дүшәмбе, 24 апрель 2017, Казан вакыты 16:38

Бизнесмен Алишер Усманов үзенең абруен төшерүче язмалар һәм яла якканы өчен Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салучы Алексей Навальныйны мәхкәмәгә бирергә җыена.

Алишер Усманов сүзләренчә, ул "Навальныйның ялган белдерүләренә" бик озак игътибар бирми йөргән, дип яза ТАСС. Ләкин аны җинаятьләрдә гаепләп, активист "кызыл сызыкны" узды, ди бизнесмен.

Усманов үз эшчәнлеген "кануннарга ярашлы алып баруын" белдерә һәм Навальныйның аны гаепләр өчен "рухи яктан хокукы" юк ди.

Оппозиция активисты да үзенең Твиттерында Алишер Усмановның мөхкәмәгә бирүе турында язган.

Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын чыгарды. Әлеге тикшеренүдә Усманов Медведев белән бәйле "Соцгоспроект" дип аталган фондка Рублевкада йорт һәм җир кишәрлеге бүлеп биргән диелә.

Навальный видеосы 26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узуга этәргеч булды.

Медведев Коррупциягә каршы көрәш фонды мәгълүматларына карата 4 апрельдә генә аңлатма биреп "чүп һәм кәгазь боткасы" дип белдерде. Русия Думасы Медведевнең коррупциягә катышы булу-булманы тикшерүдән баш тартты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG