Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министры КФУ ректорын милли белгечләр әзерләүне юкка чыгаруда гаепләде


Арчада Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы. 11 апрель 2017
Арчада Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы. 11 апрель 2017

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов КФУ ректоры Илшат Гафуровны КФУда педагогик белем бирүне, татар укытучыларын әзерләүне юкка чыгарган өчен кискен тәнкыйть белдерде.

Бу хакта Фәттахов 11 апрель Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Арчада узган күчмә утырышында белдерде.

Фәттахов сүзләренчә, физика укытучылары КФУның физика институтында, ә татар теле һәм әдәбияты укытучылары филология институтында әзерләнә һәм педагогик мохит бөтенләй юкка чыккан. "КФУда педагогия өчен җаваплы бер кеше дә юк. Без мәктәпләрдә белем бирү өчен укытучыларны студентлар арасыннан эзләп утырырга тиеш", диде Фәттахов.

Министр 2015 елдан бирле татар математикларын әзерләү тукталуны да кискен тәнкыйтьләде. "Хәзер өченче, дүртенче һәм бишенче курслар гына калды. Алар укып бетерәчәк һәм аннан соң нәрсә? Ә милли кадрлар әзерләү турында бөтенләй дәшмим", диде Энгел әфәнде.

Гафуров үзе бу утырышта юк иде. КФУ проректоры Рияз Миңзарипов Фәттахов тәнкыйтенә җавап биреп, "милли кадрлар әзерләү өчен бюджет урыннары бүленми", дип кенә чикләнде һәм тәнкыйть сүзләрен Гафуровка тапшырачагын белдерде.

Әлеге утырышта катнашкан Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров: "Гафуровка качып йөрергә җитте инде, милли кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен бер өстәл артына утырып сөйләшү кирәк. Татар озак еллар дәвамында Казан университетына укырга керә алмый йөрде, инде керә ала башлаган иде, cез моны да юкка чыгардыгыз", диде.

XS
SM
MD
LG