Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай үлеме: Сез белергә тиешле 7 факт


Татар зыялылары Тукай каберенә зиярәт кылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була. Азатлык данлыклы әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим 7 фактны барлады.

1. Тукай сәламәтлеген нәрсә какшаткан?

Тукай Казанга килүгә үк язган беренче хатларында Казандагы һава торышына һәм бүлмәсенә зарлана. Ул яшәгән салкын бүлмә һәм башка шартлар аның сәламәтлегенә агу була. Инде бу вакытта аның йөткерүе аның чир эләктерүен аңлата, ләкин диагноз бары тик 1912 елда Петербурда куела. Табиблар чирнең Тукайга ныклап ябышканын аңлый, дәвалану, савыгуга өмет калмаган.

Тукайның соңгы көннәре бик авыр уза. "Вакыт" газеты язганча, соңгы көннәрендә ул көчкә генә сөйләшә, аның янында тәүлек буе дуслары кизү тора. 1913 елның 2 апрелендә кичке сигез тулгач шагыйрь бакыйлыкка күчә.

Габдулла Тукай Клячкин хастаханәсендә ята, үлеменә 1 көн кала
Габдулла Тукай Клячкин хастаханәсендә ята, үлеменә 1 көн кала

2. Шагыйрь үлеме хәбәре тиз тарала

Тукай кичке сигездә вафат булса, инде 9-10да бу хәбәр бөтен шәһәр буйлап тарала. Шул ук төндә бу кайгылы хәбәр телеграф баганалары ярдәмендә төрле шәһәрләргә һәм Русиянең төрле төбәкләренә җиткерелә.

Хәсән Туфан үз хатирәләрендә Сабантуйга әзерләнә торган авылында гармуннарның һәм җырларның кинәт тынуын искә төшерә. Кечкенә егетләр дә, беренче язгы үләнгә ятып, җирне кочаклап үкереп елады, дип яза Хәсән Туфан.

3. Күпсанлы матәм чаралары

Казан, Кырым, Кавказ, Урта Азиядә татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы берничә көнгә туктый. Гәзит сәхифәләрендә күп кенә китап сатучылар, нәшриятлар, сәүдә йортлары 3 һәм 4 апрель көннәрендә ябык булачагын хәбәр итә. Татарлар яшәгән барлык урыннарда матәм чаралары уза. 3 апрель көнне исә күп кенә татар мәктәпләре гадәти дәресләрне үткәрүдән баш тарта, аның урынына Тукай шигырьләре укыла, аның рухына багышлап Коръән аятьләре яңгырый. Татар матбугатында хәтта ул көнне дәресләр үткәргән мәктәпләр тәнкыйтькә дучар була.

4. Соңгы юлга озатырга 5 меңнән артык кеше җыела

2 апрель кичендә үк Габдулла Тукайны соңгы юлга озату комитеты оеша. Җеназа уку, җирләү чарасы 4 апрельдә уза. Иртәнге 10да шагыйрь вафат булган Клячкин хастаханәсенә янына кешеләр җыела башлый Аннан озату йөреше зиратка кадәр сузыла. Теләүчеләр соңгы тапкыр шагыйрь йөзен күрә ала.

Күмү йөрешендә, төрле мәгълүматләргә караганда, 5-10 мең кеше катнаша. Хәтта 5-6 мең кеше катнашса да, бу татар шәхесен җирләүдә күрелмәгән хәл ди Михаэль Фридерих. Йөрештә Казанның барлык муллалары катнаша. Җеназаны Галимҗан Баруди уздыра. Кабер өстендә доганы Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт Әмирхан укый.

Тукайны соңгы юлга озату
Тукайны соңгы юлга озату

5. Төрле төбәкләрдән кайгы уртаклашу хатлары килә

Татар матбугаты төрле яклардан килгән кайгынамәләр белән тула. Алар Русиянең төрле шәһәр-төбәкләреннән, төрки-мөселман илләреннән килә. Мәсәлән, "Кояш" газетында басылган соңгы кайгы уртаклашу хаты Кытай Төркестаныннан була, аны 23 кеше имзалаган. Шуннан соң газет мондый хатларны бүтән бастыра алмаячагын белдерергә мәҗбүр була. "Вакыт" газетында исә май башына кадәр махсус "Тукаев рухына" дигән рубрика дәвам итә.

6. Тукай үлемен сәүдәгәрләр уңышлы куллана

Тукайның үлеме "табышлы" булып чыга. Шагыйрьне җирләгән көндә чәчәкләр сатып алырга теләүчеләр чиратлары озын була. Инде 28 апрель көнне Тукай шигырьләрен граммофон тасмасына яздырып, аларны сата торган сәүдәгәрләр пәйда була.

1914 елда инде "Габдулла Тукай" исемле сабын сатыла башлый. Бер сабынны 10 тиеннән саталар. Татар нәширләре дә Тукай исеме белән шактый баей: күпсанлы китаплар, әсәрләр чыга башлый. Шулай ук Тукай фотопортретлары, тәбрикнамәләр чыга башлый. Хәтта "Тукай" кәнфитләрен җитештерүчеләр дә була. Шагыйрьнең җыр текстлары булмаса да, оста маркетологлар "Тукай җырлары" дигән тәлинкәләр сатып та акча казана.

7. Тукай исемендәге стипендия фонды оеша

Тукай әсәрләренең берсендә аның исеменнән стипендия оештыру васияте бар. Шул стипендия акчалары аның әсәрләрен сатудан килергә тиеш була. Сүз ул вакыттагы 500ләп сум турында бара. 1913 елның 7 апрелендә "Йолдыз" газетасында бу стипендия фондына акчаларны хәйрия буларак тотарга чакыру басыла. Һәм, чыннан да, күпмедер вакыт дәвамында аерым шәхесләр һәм оешмалар шагыйрь фондына акчалата сәдәка бирә.

Бу фонд акчалары белән махсус комиссия идарә итәргә тиеш була. Ләкин аны оештыру бәхәсләре озак бара, сузыла. Берничә ай узуга татар матбугатында моның турында искәртүләр юкка чыга. Соңрак "Кояш" газетында хәйрия ителгән акчаларның кая китүе турында һәм фонд нигә эшли башламады дигән сораулар белән мәкалә чыга, ләкин аннан соң матбугатта моның турында сүзләр күренми диярлек.

Язма Михаэль Фридерихның "Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы" китабы нигезендә әзерләнде.

XS
SM
MD
LG