Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия референдумында үзгәреш тарафдарлары кечкенә өстенлек белән җиңә


Истанбул шәһәрендә референдум җиңүен бәйрәм итүчеләр
Истанбул шәһәрендә референдум җиңүен бәйрәм итүчеләр

Төркиядә Конституцияне үзгәртү турындагы референдум узды. Президент Рәҗәп Эрдоган тарафдарлары 51,3% нәтиҗәсе белән җиңде. "Әйе" һәм "юк" диючеләр арасында ара зур түгел. Оппозиция вәкилләре хәрәмләшүләр 3-4% тавыш тәшкил итәргә мөмкин дип белдерә.

Якшәмбе көнне Төркиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү турында референдум узды. Нәтиҗәләргә күрә, сайлаучыларның күпчелеге парламент вәкаләтләренең күбесенең президентка һәм илнең парламент республикасы системыннан президент республикасына күчүен хуплый. Anadolu агентлыгы хәбәр иткәнчә, тавышларның 99,9% саналган хәлдә, "әйе" дип 51,3%, "юк" дип 48,7% кеше җавап биргән.

Элегрәк референдумда барлыгы 55 млн сайлаучының катнашуы хәбәр ителде, бу халыкның 86%-ын тәшкил итә. Илдә 170 мең сайлау үзәге эшләде. Төркиядән читтә яшәгән төрекләр тавышларын вакытыннан алдан бирде.

Төркиянең 3 иң зур шәһәрендә тавыш бирүчеләрнең күбрәге Конституция үзгәрешләренә "юк" дип җавап бирде: Истанбулда – 51,23%, Әнкарада – 51,03%, Измирда 68,75% кеше. Моннан тыш конституция үзгәрешләренә каршы күпчелекне көрдләр тәшкил иткән көньяк-көнчыгыш төбәкләр (Диярбакыр, Ван, Агры, Мәрдин һ.б.), шулай ук Төркиянең Европа төбәкләре һәм Урта диңгез буе төбәкләре (Анталья, Мәрсин, Мугла) чыкты.

Yeni Şafak басмасы мәгълүматларына күрә, Русиядә яшәүче төрекләрнең дүрттән өч өлеше Конституция үзгәрешләренә каршы тавыш биргән.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган референдумда җиңү турында белдергән. Элегрәк ул премьер-министр Бинали Йылдырымны референдум нәтиҗәләре белән котлаган һәм барлык тарафдарларынна референдумда уңай нәтиҗә өчен рәхмәтен белдергән.

Нидерландта Төркия референдумында тавыш бирүче төрек хатыны
Нидерландта Төркия референдумында тавыш бирүче төрек хатыны

Төркиянең Җөмһүрият халык фиркасе җитәкчесе урынбасары Эрдал Әксүнгәр белдергәнчә, референдум барышында хәрәмләшүләр булган. Оппозицион булган Җөмһүрият халык фиркасе сайлау нәтиҗәләрен шикаять итмәкче һәм тавышларны яңадан санарга чакырмакчы була. Фирка белдерүенчә, 2,5 млн сайлау кәгазе хәрәмләшүләр белән кертелергә мөмкин, хәрәмләшү 3-4% тәшкил итәргә мөмкин.

Диярбакыр мәктәпләренең берсендә, референдум вакытында өч кешенең һәлак булуы хәбәр ителә. Бер-берсе белән бәхәсләшү нәтиҗәсендә ташлар һәм корал кулланып сугышкан кешеләр хастаханәдә үлгән.

Референдум нәтиҗәсендә Төркиядә нәрсә үзгәрә?

Референдумда Төркия ватандашлары "Сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме" дигән сорауга җавап бирде. Референдумда җиңү илдә хакимиятнең зур өлеше президентка күчүен, премьер-министр вазифасы бетерелеп, аның урынына вице-президентлар билгеләнүен аңлата.

Җиңү очрагында Эрдоганның вәкаләтләре нык арта. Ул бюджет тәкъдим итү, канун көченә ия фәрманнар чыгару, парламентны тарату, гадәттән тыш вазгыять игълан итү, илнең югары хөкемдарларын билгеләү, киңәшләшмичә министрларны билгеләү кебек мәсьәләләрне үзе генә хәл итә алачак.

Шулай ук президент Эрдоган үзенең президентлык мөддәтен 2029 елга кадәр озайта алачак. 2014 елда президент булып сайланганын, аңарчы 11 ел премьер булганын исәпкә алганда, Эрдоган илне барлыгы 25 ел идарә итәчәк булып чыга.

XS
SM
MD
LG