Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм" концертында кемнәр катнаша?


"Мин татарча сөйләшәм" чарасының гала-концерты. 26 апрель 2016
"Мин татарча сөйләшәм" чарасының гала-концерты. 26 апрель 2016

26 апрель Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасының гала-концерты уза. Азатлык анда катнашачак башкаручылар белән таныштыра.

Танылган музыкантлар һәм төркемнәрдән тыш чарада яшь башкаручылар да катнаша. Чараның максатларыннан берсе нәкъ яшь, кызыклы җырчыларны һәм музыкантларны табу һәм таныту. Яшьрәк башкаручыларны бәйге нәтиҗәсендә сайладылар: Аделя Заһидуллина, Рамилә Галәветдинова, Радик Мусин.

Аделя Заһидуллина – Петербурдан кайтып биредә Abadeli исемле төркем оештырган яшь җырчы. Сәхнәдә композитор Миләүшә Хәйруллина белән бергә чыгыш ясаячак. Аделя интернет аудиториясенә "Грибы – Тает лед" хитына ясаган татарча каверы белән танылды.

Бәйгедә аның белән тамашачы тавышлары өчен көрәш алып барган Рамилә Галәветдинова – классикага тартылучы яшь башкаручы. Мисал өчен, аның репертуарында Эльмир Низамов көенә һәм Ренат Харис сүзләренә язылган җыр бар.

Радик Мусин – шулай ук Петербурдан кайткан рәссам. Аның Сергей Шнуров белән уртак проектлары булган. Музыкада Мусин блюзга тартыла. Казанда ул Oscar c7c5 төркеме җырчылары белән чыгыш ясаячак.

Инди-рокер Рәдиф Кашапов үз чыгышында майда чыгачак альбомыннан кайбер җырларын тәкъдим итәчәк. "Әссәләмү галәйкем", "Велосипедлар" кебек хитлары да яңгырамый калмас.

Oscar c7c5 төркемен "татарча инди-рок" дип игълан итәргә яраталар, гәрчә аның музыкасы күбрәк Мумий Троль сыман рус рок-музыкасына тартым. Оскар майда чыгачак альбомындагы җырлары белән таныштырачак.

Yummy Music Band (K-Ru, Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев) яңа такым белән чыгыш ясый. Төркемгә Фәрхәт һәм Фәрхәд проектыннан танылган алып баручы, музыкант, грув-бокс остасы Ислам Вәлиев кушылды.

Yummy Music лейблы резиденты Зәрина Вилданова яңа төркем – The CheekLaWeek белән чыгыш ясаячак. Ул да майда яңа җырлар чыгара.

Juna соңгы вакытта татар гына түгел, рус телле интернет аудиториясендә дә киң танылып киткән инди-фолк проект. Күбесенчә кызлардан торган төркем Азат Миргаязов белән бергә иҗат ителгән яңа җыр башкарачак. Рус телле тыңлаучы вокалист кызның көчле акцентын сизмәскә һәм игътибар итмәскә мөмкин, ләкин 26 апрельдә төркемне меңләрчә татар тыңлаячак. Акцентны шомарту эше алып барылганмы? Күрербез.

Һәм дә Al'tan – хәзерге вакытта актив иҗат итүче рэп-төркем.

XS
SM
MD
LG