Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар шигырьләре эмодзи телендә

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда идеограм һәм смайллар ярдәмендә язышу киң таралган. Заманында Япониядә барлыкка килгән эмодзи телен хәзер бар дөньяда кулланалар. Бу ысул белән татарча язып караучылар да бар. Без дә тамгалар телен кулланып, берничә татар шигырен язып карадык. Укып карагыз әле, танырсыз микән?

1. Җиңеленнән башлыйк. Монда барысы да бер сүздән (тамгадан) аңлашыла, шулай бит?



БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” шигыре бу.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
2. Дәвам итик. Бу – XX гасыр башы шагыйренең классик шигыре.



БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Бөек татар шагыйре Дәрдмәнднең “Кораб” шигыре:
Шаулый диңгез,
Җил өрәдер,
Җилкәнен киргән кораб.
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…
3. Тагын бер шигырь. Бу юлы – узган гасыр уртасыннан.



БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыре:
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз!
4. Ә бу эмодзиларны күрүгә үк барысы да аңлашыла, шулай бит?

БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Габдулла Тукайның “Пар ат” поэмасы:
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
5. Ә бусы – танылган татар халык җыры. Таныдыгызмы?



БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсаң, яннарыма,
Ял булыр җаннарыма.
6. Бусы бераз авыррак, әмма бу шигырьне дә барыбыз диярлек белә.



БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Бу – мәшһүр татар шагыйре Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре юллары:
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне...
7. Һәм соңгысы. Татар җырчысының танылган җыры, таныдыгызмы?



БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Бу җырны да белмәгән татар юктыр:
Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Сезнең нәтиҗә
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Яңадан башла
XS
SM
MD
LG