Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы Украина ватандашлыгыннан халык алдында баш тартуны канунлаштырмакчы


Русия һәм Украина паспортлары
Русия һәм Украина паспортлары

Русия ватандашлыгына ия булу өчен Украина ватандашлыгыннан халык алдында баш тартуны канунлаштырырга җыеналар. Бу хакта үзгәрешне террорчылыкта гаепләнгәннәр маддәсенә кертергә җыеналар.

Русия Думасының кануннар чыгару комитеты җитәкчесе Павел Крашенников "Коммерсант"ка белдергәнчә, Русия ватандашлыгына ия булу өчен җәмәгатьчелек алдында Украина ватандашлыгыннан баш тартуны кертү карары канун өлгесенең икенче укылышы алдыннан кабул ителгән. Чөнки Украина ватандашлыктан чыгу турында белешмә "бирүдән туктады", ди Крашенников. Ә мондый белешмәсез Русия паспорты алып булмый.

Террорчылык өчен хөкем ителүчеләрдән Русия ватандашлыгын алу турындагы канун өлгесе беренче укылышта 19 май кабул ителгән иде. Русия Думасына ул Петербур метросындагы шартлаудан соң кертелде.

Терактны башкаручы дип фаразланган Акбаржон Җәлиловтан үлгәннән соң Русия ватандашлыгын алдылар. Ләкин моңа сәбәп булып Җәлиловның паспорт алганда ялган мәгълүмат бирүе торды.

Мондый канунның кирәклеге турында апрель уртасында президент Владимир Путин алдында белдерелгән иде. Аның сүзләренчә, Конституция нигезендә ватандашлыкны алырга ярамаса да, ватандашлык бирү карарын гамәлдән чыгарырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG